«Мин. Син. Татарстан» яшьләр автобус туры Чүпрәлегә килде
Проект республиканың 20 муниципаль районын колачлый.
Әлеге проект республикада 15 августта башланды һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Проект кысаларында Татарстан халкына дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат җиткерү алып барыла, шулай ук яшьләр арасында актив гражданлык позициясен формалаштыру өчен экспресс-очрашулар марафоны оештырыла.
Райондагы «Мин. Син. Татарстан» автобус турының программасы кысаларында командалар арасында уен-ярышлар оештырылды. Анда катнашучылар шулай ук районның киләчәктәге үсеше уй-турындагы фикерләре белән уртаклашты, үзләренең визиткаларын тәкъдим итте. Яңа объектларны реконструкцияләү һәм төзү мәсьәләләрен күтәрде. Чарада яңгыраган һәр үзенчәлекле фикернең, киләчәктә тормышка ашу мөмкинлеге бар.
Катнашучылар арасында җирле хакимият вәкилләре, актив яшьләр дә бар иде. Соңыннан чарада катнашучыларга «Мин. Син. Татарстан» логотибы төшерелгән бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев