40 елдан соң булган әлеге очрашуга классташларның барысы да диярлек килгән.
Кайберләре үзләре белән тормыш иптәшләрен дә алган. Төрле елларда аларда класс җитәкчесе булып Гельсиня Камалетдинова һәм Ирфан Алиакберов эшләгән.
Укытучылар, шулай ук, бу кичәгә шатлана-шатлана килгән иде. Бу урында Марс урта мәктәбе турында берничә сүз әйтеп китсәк, урынлы булыр. Мәктәп бик яхшы ремонтланган, җиһазландырылган һәм бизәлгән. Биредә Түбән, Югары Каракитә һәм Татар Бизнәсе авылы балалары укый.
1983 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары да мәктәп елларын дулкынланып искә алдылар, үткән еллары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, укытучыларга биргән белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Үзләренең чыгышларында сыйныф җитәкчеләре аларның укытучылар өчен шундый ук шук, хәрәкәтчән укучылар булып калуларын ассызыкладылар.
Ләкин! Шуклыклвр инде артта калган. Барысы да инде күптән үскән, һәрберсе бу тормышта үз урынын тапкан. «Әйе, кайвакыт мәктәп укучысы булган бәхетле һәм кайгысыз балачакка кайтырга телим. Чөнки кызык бер чор бит ул — күп кенә кызыклы һәм өйрәнелмәгән юллар алда, дөньяны танып белү, шаярышулар, гашыйк булу, яну-көю еллары бит ул», — дип фикерләре белән уртаклаштылар сыйныфташлары. Әмма вакыт аяусыз! 40 ел үткән.
Шуңа да карамастан классташларның барысы да яшь һәм матур әле. Әлбәттә, язмыш аларны төрле шәһәрләргә тараткан, аларның гаиләләре, балалары, оныклары бар инде. Мәктәптән соң күпләр укуларын дәвам иткәннәр, югары яки урта махсус белем алганнар, һәркем үзенә ошаган эшен тапкан. Һәм туган мәктәпләре турында да алар һәрвакыт истә тотканнар. Алар арасында мәктәпкә даими рәвештә спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр дә бар икән. Бу очрашуны оештыруга да бәяләп бетергесез өлеш керткән Марат Якупов шундыйлардан, мәсәлән.
«Кызганычка каршы, кичәгә өчебез килә алмады. Алар безнең арада юк инде һәм беркайчан да килмәячәкләр», -дип бу дөньядан вакытсыз киткән классташларын да искә алдылар сыйныфташлар.
Безнең һәрберебез мәктәп тормышының бәхетле мизгелләрен йөрәгендә сакласын, һәр көн елмаю, шатлык, күңел ачу белән тулган матур, кайгысыз чор турында истәлекләр мәңгегә истә калсын иде. Ә мәктәп директоры Гелназ Хамбялевнага уңышлар телибез һәм зур рәхмәт әйтәбез. Мәктәптәге тәртип өчен дә, безгә очрашу мөмкинлеге тудырган өчен дә, — диде Марат Якупов.
Нет комментариев