Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Җәббаров Чүпрәле районына яңа автокибет машинасы тапшырды

Стационар сәүдә объектлары булмаган авылларга махсус автолавкалар йөри.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов яңа автокибет машиналарыннан ачкычлар тапшыру тантанасында катнашты. Чара республиканың Игенчеләр сарае мәйданында узды.  Бу хакта Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Казанда район кулланучылар кооперативлары һәм җәмгыятьләре җитәкчеләренә яңа автокибет ачкычлары тапшырылды. Автокибетләр «30/70»республика программасы буенча сатып алынган. Алар республика территориясендә стационар кибетләр булмаган торак пунктларына продуктлар китерү өчен файдаланылачак.

Реклама

Республиканың башка кулланучылар кооперативлары янәшәсендә яңа машина ачкычы «Чүпрәле кооперациясе» кулланучылар кооперативы, җитәкчесе Альфред Низамовка да тапшырылды.

Бүгенге көндә Татарстанда 106 автокибет 1315 торак пунктка хезмәт күрсәтә.  Торак пунктларга азык-төлек китерү буенча район үзәкләреннән 11 км ераклыктан башлап, чыгымнарның бер өлеше дә каплана, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев