Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Июльдән коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнде

    Соңгы ике елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел, бераз соңрак - 1 июльдән күтәрелә. Бу юлы бәяләр үсеше газ, электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү тарифларына кагылачак. Шунысы куанычлы, быел бәяләр әлләни артмаячак.

    Җылылык энергиясенә түләүләр Татарстанда якынча 5,3 процентка арта. Шулай итеп, электр энергиясе - 2,99 сум. Узган елда исә бу үсеш 14,7 процентны тәшкил иткән. Су белән тәэмин итүдә тарифлар үсеше былтыр якынча 7,6 процент булса, быел бу күрсәткеч- 4,3 процент. Газ бәясенә килгәндә, республика халкы 1 кубометр зәңгәр ягулык өчен 4,61 сум акча түли. 2014 елның икенче яртысыннан исә газның 1 кубометры өчен 4,80 сум түләячәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: