Яңа Кәкерледә авыл тарихын барлаган китап презентацияләделәр

Авыл тарихын барлаган китап презентацияләүләр, авыл көннәре, кече Сабантуйларның узуы соңгы елларда күркәм төс ала бара. Бер-берсенә туганлык җепләре белән бәйләнгән авылдашлар, якташлар туплана бер тирәгә. Алар өчен күңел ачу чараларын, бүләкләүләрне оештыручыларга рәхмәт дими ни дисең?! "Борынгы Яңа Кәкерле" китабын презентацияләү көнне дә бер-берсе белән кочаклашып күрешүчеләрне, хәтта елашучыларны...
Бәйрәмне исә авылдашлары өчен Мәскәү шәһәрендә үз эшләрен булдырган Җәмил, Рәдис Хәйруллин,Иршат, Фәргать Алиуллин, Илгиз Асадуллин, Илһам, Азат, Илсур Сафиннар оештырганнар. Яңа Кәкерле ул сәнгать мәйданына Илсаф, Айрат Җамалтдинов кебек артистларны биргән як та. Алар да иҗатташ дуслары: Илсөя Бәдретдинова, Илфак Шиһапов һәм башкаларны алып кайтканнар иде бәйрәмгә. Бәйрәм башланыр алдыннан, иртән, дүрт корбан чалынды. Аның ите һәм шулпасы, тәм-томнардан өлкәннәр авыз итте. Көннең икенче яртысында исә мәйданда бала-чага, яшь җилкенчәк тә, өлкәннәр дә мәш килде. Уеннарның нинди генә төре, бүләкләрнең дә ниндие генә юк. Кул көрәштерүдә, аркан тартышуда, штанга күтәрүдә, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарда яңакәкерлеләр, башка авыллардан килгән кунаклар өчен дә бер үк шартлар тудырылган иде. Ә менә көрәшкә аерым бер кагыйдәләр кертелде. Билгеле, бу да зур суыткыч кебек бүләкләрнең авылдашлар өлешенә тисен өчен эшләнде. Һәм абсолют батыр исеменә лаек булган Илгиз Асадуллин тәкә белән шундый бер зур бүләкне алды да.
Яңакәкерлеләр әле моның белән генә чикләнеп калмыйча, "Борынгы Яңа Кәкерле" дигән китап та нәшер иткәннәр. Бу китапның төп иганәчесе һәм оештыручысы ИлСаф булган диделәр. 500 экземплярда нәшер ителгән китапны ул үзе дә сатып алган. Чөнки сатудан тупланган акча да авыл зираты янын төзекләндерүгә тотылачак икән. Мондый саваплы гамәлне куәтләп, авылдашлар китапны сатып алып та бетергәннәр. Тагын сораучылар булса, авыл турындагы китап яңадан бастырылачак, дип аңлаттылар.
Билгеле, авылда да мондый җәмгыяви эшләрне башлап йөрүчеләр булмаса, читтән торып кына күркәм бәйрәмне кеше күңеленә хуш килерлек итеп оештыра алмас идең. Бу уңайдан бәйрәмдә мәктәп коллективына, аның җитәкчесе Шамил Абдрахманов һәм аның улына карата рәхмәт сүзләре әйтелде. Кичен бәйрәм салюты атылды, күктәге болытлар да күркәм мәҗлесне шифалы яңгыр тамчылары белән сәламләде.
Миңсылу Исхакова:
-Авыл бик якын шул. Яшел Үзән районында яшибез. Балалар, әйдә, дигәч җилкенеп кайттым. Туганнар, дуслар белән күрешү үзе бер гомер бит ул!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 09:11Иске Чүпрәледә яшәүче Рафиковлар бакчасының гүзәллегенә һәркем соклана Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Елена Николаевна Рафикова – уңган бакчачыларының берсе76000
-
5 август 2022 - 09:02Руль артына исерек килеш утырган чүпрәлеле җәзасын алды Суд утырышы барышында Годунов үз гаебен таныды.24600
-
5 август 2022 - 09:01Чүпрәледә җиһазландырылмаган урыннарда су коену тыела Татарстан Республикасы территориясендә көннәр кызу торганлыктан, су объектларында кешеләр үлеме белән бәйле һәлакәтләр саны арта.10300
-
5 август 2022 - 08:56Иске Чүпрәле авылындагы чишмә янында өлкәннәр очрашты Элек заманнарда ук чишмәләргә аерым караш булган. Ислам динендә инешләр һәм чишмәләр Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте диелә.10700
-
4 август 2022 - 14:19Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайланган максатларда файдалану тизләтелде.7600
-
4 август 2022 - 10:29Чүпрәле районындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике бертуган хатын-кыз һәлак булган Юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләре ачыклана.11400
-
4 август 2022 - 08:26Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.8200
-
3 август 2022 - 11:21Иске Шәйморза авыл китапханәсенең яшь укучысы Әмир Хәяров "Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы" конкурсында 1 урын алды Конкурска Татарстан Республикасының 26 муниципаль районыннан 133 эш тәкъдим ителгән.9100
-
2 август 2022 - 09:20Чүпрәле районы су объектларында 23 профилактик патруль төркем эшли Җиһазландырылмаган урыннарда су коену катгый тыела10100
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.26900
-
1 август 2022 - 08:26“Йолдыз” колхозын озак еллар җитәкләгән Мансур Зиатдин улы Җәмалетдиновны искә алдылар Мәчеттә мәҗлес уздырылды.46400
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.19800
-
29 июль 2022 - 10:27Штраф түләмәгән өчен 76 чүпрәлелегә беркетмә төзелгән Штрафлар билгеле үзвакытында түләнергә тиеш.19100
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
5 август 2022 - 09:04Чүпрәледә Марс һәм Иске Ишле урта мәктәпләре, капиталь төзекләндерелгәннән соң, укучылар кабул итәргә тулысынча әзерРайонда 18 – урта, 3–төп, 8–башлангыч мәктәп-балалар бакчасы белем бирү учреждениеләре, 19 балалар бакчасы бар.43900
-
5 август 2022 - 09:00Чүпрәледә үзара салым акчасына юллар төзекләндереләЧуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авылы халкы, ел саен, үзара салым акчасы җыюда актив катнаша9900
-
5 август 2022 - 09:11Иске Чүпрәледә яшәүче Рафиковлар бакчасының гүзәллегенә һәркем соклана Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Елена Николаевна Рафикова – уңган бакчачыларының берсе76000
-
5 август 2022 - 09:04Чүпрәледә Марс һәм Иске Ишле урта мәктәпләре, капиталь төзекләндерелгәннән соң, укучылар кабул итәргә тулысынча әзер Районда 18 – урта, 3–төп, 8–башлангыч мәктәп-балалар бакчасы белем бирү учреждениеләре, 19 балалар бакчасы бар.43900
-
5 август 2022 - 09:02Руль артына исерек килеш утырган чүпрәлеле җәзасын алды Суд утырышы барышында Годунов үз гаебен таныды.24600
-
4 август 2022 - 10:29Чүпрәле районындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике бертуган хатын-кыз һәлак булган Юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләре ачыклана.11400
-
5 август 2022 - 08:56Иске Чүпрәле авылындагы чишмә янында өлкәннәр очрашты Элек заманнарда ук чишмәләргә аерым караш булган. Ислам динендә инешләр һәм чишмәләр Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте диелә.10700
-
5 август 2022 - 09:01Чүпрәледә җиһазландырылмаган урыннарда су коену тыела Татарстан Республикасы территориясендә көннәр кызу торганлыктан, су объектларында кешеләр үлеме белән бәйле һәлакәтләр саны арта.10300
-
5 август 2022 - 09:00Чүпрәледә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә Чуваш Чүпрәлесе һәм Хайбулдино авылы халкы, ел саен, үзара салым акчасы җыюда актив катнаша9900
-
4 август 2022 - 08:26Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.8200
-
4 август 2022 - 14:19Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайланган максатларда файдалану тизләтелде.7600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика