Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кибәкле орлык уңыш бирми

    Вак яки кибәкле орлыклар чәчеп югары уңыш алып булмаячагын махсус белгечлеге булмаган кеше дә яхшы аңлый. Ә киләсе ел уңышы турында кайгырту агымдагы ел урып-җыю чорыннан ук башлана.

    Орлыкчылык инспекциясендә (хәзер аны яңача "Россельхозцентр" дип атыйлар) эшнең кызу вакыты. Бертоташ 30 елга якын шунда хезмәт куйган Дамирә Халитова һәм аның хезмәттәше Ләйсән Сәлахова хуҗалыклардан китерелгән чәчүлек орлыкларны махсус приборлар ярдәмендә чираттагы лаборатор тикшерү үткәрәләр. Район буенча 7073,6 тонна бөртекле ашлык орлыклары амбарларга салынган. Бу планда каралганча-җитәрлек күләмдә. Шуның 2200 тоннага якыны тикшерелгән дә инде. -Безнең районда кондициясез орлыклар юк,-ди беренче категорияле агроном Дамирә Халитова. Сер түгел, элегрәк елларда бөртеклеләрне (арпа, бодай, солы, борчак һ.б.) калибрлап беренче һәм икенче классларга бүлә торганнар иде. Ә хәзер андый классларга бүлү беткән, аларны тик "кондицияле" һәм "кондициясез" дип кенә йөртәләр икән. Инспекция башлыгы Исламетдин Низамовның әйтүенә караганда, "Цильна" җәмгыяте ел саен орлыкчылык белән ныклап шөгыльләнә. Үсемлекчелектәге алга китешнең сәбәбе дә шунда. Элиталы яңа сортлар һәм кырчылыктагы алдынгы технологияләр белән эшләми торып югары уңышка йөз тоту мөмкин дә түгел ди ул. Әлеге җәмгыять республиканың орлыкчылык юнәлешендә эшләүче фәнни берләшмәләр белән дә элемтә тота, үзендә югары сортлы орлык запасы да бар. Биредә, "Казанская-560" сортлы кышкы йомшак бодайга һәм "Нур" сортлы арпага өстенлек бирәләр."Эстер" сортлы сабан бодаеннан да ел саен мул уңыш чыга. Ә менә "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыяте басуларын "Варис" сортлы борчак һәм "Раушан" сортлы арпа үз иткән. Күпчелек хуҗалыкларда солының "Аллюр" сортлысы чәчелә. Түбән Чәке җирлегендәге Фән Баһаветдинов җитәкләгән "Авторанспорт" җәмгыятенең дә чәчүлек орлыклары югары кондицияле. Биредәге басу мәйданнарының күпчелек гектарын "Скипетр" сортлы йомшак кышкы бодай били. Инспекциядә "Шәйморза" хуҗалыгы белгечләренә орлыкчылык белән эшләүне конкрет оештырырга кирәклеген дә әйттеләр. -Орлык белән эшләгәндә аның репродукциялелегенә нык игътибар итәргә кирәк. Чөнки түбән репродукцияле орлык белән зур уңыш алуга исәп тотып булмый. Андый партияләр ачыкланган очракта һичшиксез алыштыру таләп ителә. Көннәр суытуга чәчүлек орлык сакланучы амбарларның ишекләрен ачып, җылыту хәстәрен күрә башларга кирәк. Орлыкны тиешле кондициягә җиткерү максатыннан аны калибрлап кую сорала. Яхшы сыйфатлы орлык-авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм тотрыклы уңыш алуны тәэмин итүче төп агрономик таләпләрнең берсе. Тик менә үсемлекчелек белән эшләүче кайбер фермерлар (бюджет хисабыннан булуга да карамастан) чәчүлек орлыкларын тикшерүгә китерүне кирәк дип тапмыйлар, -ди Исламетдин Низамов. -Орлыкларның авырулар белән зарарлануы шытым бирүнең начараюына, үсү энергиясенең түбәнәюенә китерә. Моны булдырмас өчен, орлыклардагы авыруларның килеп чыгу сәбәбен ачыклап, бөртеклеләрне вакытында агу-препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Сүз уңаенда шуны да искәртим, без халыкка бәрәңге орлыкларының сыйфатын ачыклауда, колорадо коңгызына каршы препаратлар сайлап алуда, элиталы орлыклар юнәтүдә дә булышабыз,-дип сүзгә кушылды үсемлекләрне саклау буенча баш агроном Николай Мискин

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан,киләсе язда чәчеләчәк орлыкларны 15 октябрьгә кадәр калибрлап бетерү бурычы куела. Чөнки һава температурасы 10-15 градус салкын булганда орлыкларны кузгатырга ярамый икән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: