Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Казан өчен тавыш бирик!

    Казан Россия Үзәк банкының 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты. Тавыш бирү бара торган сайттагы мәгълүматлар буенча Татарстан башкаласы төп көндәше Севастопольне узган.

    Шулай ук лидерлар өчлегендә - Сочи. Искәртеп үтик: конкурста Татарстан башкаласы символлары буларак Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле катнаша.

    Конкурс нәтиҗәләре буенча ике шәһәрне сайлап алырлар дип көтелә. Аннары Россия Үзәк банкы мөстәкыйль рәвештә купюра номиналын - 200 яки 2000 сумны билгеләячәк. Конкурс 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү твоя-россия.рф.сайтында уза. Читтә калмыйк, Казаныбыз өчен тавыш бирик хөрмәтле райондашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: