Узган еллар белән чагыштырсак, юлларда һәлакәтләр кимегән, ә корбаннар саны арткан.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Анатолий Михайлов белән сөйләштек.
–Анатолий Николаевич, республикакүләм юллардагы вәзгыятьнең торышы белән таныштырып үтсәгез иде...
— Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Республикасында 1973 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 212 кеше һәлак булган, 2388 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл – транспорт һәлакәтләре саны 83 кә, яраланучылар–131 гә кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны 13 кә арткан. Бу бик тә хәвефле сигнал. Чүпрәле районында, төгәлрәк, төбәкара юлларда 8 ай эчендә 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 5 кеше һәлак булды һәм 8 кеше зыян күрде.
–Җәяүлеләр буенча статистика нинди?
–Кызганыч, 8 ай эчендә республикада җәяүлеләр катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 36 кеше һәлак булган һәм 452 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл - транспорт һәлакәтләре саны 14 кә, яралылар саны 34 кә кимегән. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 5 кә арткан. Шунысы куанычлы, районыбызда 8 ай дәвамында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәте булмады, әмма бу тынычланырга ярый, дигән сүз түгел.
–Юл-һәлакәтләренең конкрет мисалларына да тукталып үтик әле...?
–Әйтик. Яшел Үзән районында агымдагы җәйдә Volkswagen автомобиле йөртүчесе ике җәяүлене бәрдерде, нәтиҗәдә җәяүлеләр җәрәхәтләр алган иде. Сентябрь аенда гына Тукай районында 51 яшьлек Audi автомобиле йөртүчесе 63 яшьлек хатын-кызны бәрдерде, бу очрак, кызганычка каршы, үлем белән тәмамланды. Шул ук көнне, Яшел Үзән районында 50 яшьлек Honda автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдерә, җәяүле урында ук җан бирә. Ике очракта да ул, беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозалар, соңгысы тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементларсыз була,
Саный китсәң, мондый мисаллар тагын да бар. Шунысын билгеләп үтәсе килә, җәяүлеләр катнашындагы һәр юл-транспорт һәлакәте очраклылык түгел, ә конкрет хаталарга бәйле. Бу: игътибарсызлык, ашыгу, кагыйдәләрне санга сукмауның нәтиҗәләре. Бу саннарның һәрберсе артында –фаҗигале үлем, гаиләләре һәм якыннары өчен кайтарып булмаслык югалтулар.
–Көз һәм кыш көннәрендә юллардагы фаҗигаләрнең артуы башлыча нәрсәгә бәйле?
–Көзге-кышкы чор башлану белән көннең яктылыгы кыскара, җәяүлеләр хәрәкәтенең шактый өлеше эңгер-меңгер һәм тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Балалар–мәктәптән, кешеләр–эштән кайта. Шуңа күрә барлык җәяүлеләргә: балалардан алып, өлкәннәргә кадәр яктылыкны кире кайтара торган элементларны мәҗбүри файдалану кирәклеге турында искәртәм. Яктылыкны кире кайтара торган элементлар – җәяүленең үлем куркынычын якынча 70% ка, ә тулаем алганда бәрелү куркынычын — 65-85% ка киметә. Шулай ук хәзер аэрозольле яктылык кайтаргычлар да була, спрейлар киемне бозмый.
Машина йөртүчеләргә аерым мөрәҗәгать итәм. Көзен томан, сибәләп торган яңгыр һәм иртә караңгы төшү аркасында күз күреме начарая. Юеш яки бераз бозланган асфальтта тормоз юлы шактый арта. Җәяүлеләр юлына кергәндә тизлекне алдан ук киметүегезне сорыйм.
Җәяүлеләргә шулай ук юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту мөһим. Юлны бары тик билгеләнгән урыннарда гына чыгарга кирәк.
Әлбәттә, Чүпрәле районы дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр кичүләренә һәм тизлек режимына аерым игътибар биреп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтә. Әмма куркынычсызлыкның төп гарантиясе булып, юл хәрәкәтендә катнашучыларның бер-берсенә хөрмәте тора. Юлларыбыз имин булсын!
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Нет комментариев