Чара Иске Чүпрәле авылындагы «Балалар иҗаты йорты» өстәмә белем бирү учреждениесе базасында оештырылды.
Киңәшмә барышында балалар юл-транспорт травматизмы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, 2023 елның 4 аенда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы яңгыратылды, Яңа Кби, Иске Чокалы, Уби һәм Зур Аксу мәктәпләренең ЮИД отрядлары җитәкчеләре юлларда балалар травматизмын профилактикалау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Киңәшмә барышында, шулай ук, уку елында ЮИД отрядлары җитәкчеләренең эшенә анализ ясалды, киләсе уку елына эш планнары билгеләнде.
Киңәшмә азагында «2022/2023 уку елы нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте яшь инспекторларның иң яхшы отряды һәм иң яхшы җитәкчесе» республика конкурсының район этабына йомгак ясалды.
Бәйгедә 18 мәгариф учреждениесе педагоглары катнашты һәм 1 урынны Петр Рафиков һәм Яңа Элмәле мәктәбенең ЮИД отряды яулады, 2 урында — Нина Ятманова һәм Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды, 3 урында — Радик Якупов һәм Марс урта мәктәбенең ЮИД отряды. Соңыннан бәйгедә җиңүчеләр һәм катнашучылар Дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә өлеш кертүләре, Чүпрәле районында ЮИД хәрәкәтен үстерүдә актив катнашуы һәм ЮИД отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан Яңа Уби мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Нина Ятмановага Чүпрәле районы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе һәм БДДның Буа бүлеге исеменнән рәхмәт белдерелде.
Нет комментариев