Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Ишле авылыннан Усмановлар гаиләсе беренчеләрдән булып сайлау участогында беләзек алды

РФ Президентын сайлауда тавыш бирү өч көн дәвамында — 15-17 мартта узачак.

ТР Чүпрәле районы авылларында сайлау участоклары 15 мартта иртәнге сәгать 08:00дә ачылды.

Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда ЛДПР партиясе башлыгы Леонид Слуцкийны, Дәүләт Думасы вице-спикерын, «Яңа кешеләр» партиясе әгъзасы Владислав Даванковны, Дәүләт Думасы депутаты (КПРФ фракциясе) Николай Харитоновны һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы, үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путинны кандидатлар итеп теркәде.

ТР Чүпрәле районында 36 сайлау участогы ачылды.

1363 нче Иске Ишле сайлау участогында беренчеләрдән булып хезмәт ветераны Гелфания Исхакова тавыш бирде. Авылда яшәүче ханым озак еллар савымчы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Аңа 72 яшь.

- Мин һәрвакыт сайлауларга йөрдем, илдәге иң мөһим вакыйгалардан читтә кала алмыйм, - дип билгеләп үтә ул 

Ирле-хатынлы Гөлфәр һәм Зәкиулла Усмановлар РФ Президентын сайлауга икәүләшеп килделәр. Һәм участоктагы беренче беләзекне аларга тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев