Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Шәйморзада семинар булды

    Февраль уртасында һава температурасының -1 +1 дәрәҗәдә торуы аномаль дип исәпләнсә дә. тагын 8 көннән язның беренче ае мартка керәчәгебезне онытмыйк. Соңгы еллардагы күзәтүләр дә 15 апрельдә язгы чәчүнең тулы куәтенә барганлыгын күрсәтә. Болардан чыгып, КФХ "Әбдриев" хуҗалыгында үткән семинар да өлешчә язгы чәчүгә әзерлек эшләренә багышланды.

    Районның барлык төр авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә 333 трактор исәпләнә. Әмма аларның 94е төзек түгел.

    -Биш ел элек кенә районда яз башкы чәчүдә 500дән артык трактор катнаша иде. Бүгенге көндәге әлеге төр техниканы язгы чәчүдә кирәге чыкмас дип, төзекләндермичә калдырырга ярамый,-диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Җәмил Шәрипов. Аның җитәкчелегендә агрономнар, инҗенер-техник белгечләр "Әбдриев" җәмгыятендә кыр эшләренә катнашачак техниканың бу кампаниягә ничек әзерләнешен карадылар. Бу хуҗалыкта төзекләндереләсе 17 трактордан 5 трактор инде әзерлек сызыгына бастырылган диярлек, соңгы эшләр, буяу-майлау кебекләре генә калган.

    Буяу, яңарту, яктырту приборларының эшләве дә көн таләбе. Бер генә таләп үтәлмәсә дә, техника техник күзәтү үтәлмәячәк. Болар хакында семинарда Илдар Шәйхаттаров сөйләде.

    "Әбдриев" хуҗалыгында техниканы язгы-кыр эшләренә әзерләү эше канәгатьләнерлек булса да, семинарның беренче өлешендә терлекчелек юнәлештәге хезмәтчәнлеге тәнкыйтә утына тотылды.

    - Терлекчелектә системалы хезмәт булдырган хуҗалыклар сөт сату бәрабәренә ашлама кайтаралар, ягулык-майлау материаллары юнәтәләр, хезмәт хаклары, салымнар түлиләр. Ә сезнең хуҗалыкта бу эш үзагымына куелган, терлекчелек белән тиешенчә шөгыльләнмисез, - диде район башлыгы Александр Шадриков.

    Хуҗалык үсеше-яшәешенең бер җитәкче эшчәнлеге генә түгеллеге икәнлеге дә ассызыкланды семинарда. "Бер солдат кына сугыш кырында сугышчы түгел",дигәндәй, монда да ветеринар табиб малларның сәламәтлеге хакында кайгыртмаса, ясалма орлыкландыру технигы бозаулаган сыерны икенче тапкыр бозаулатуга әзерләмәсә, яшь бозаулар тәрбия алмаса, -тулаем бер команда эшләми дигән сүз инде бу.

    Эшләргә өйрәтми торып, "Әбдриев"тә семинарларның тәмамланмаячагы да көн кебек ачык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: