Туган Як
  • Рус Тат
  • Җил - давыл Чүпрәле районы Городище авылында зыян салды

    Көн уртасы якынлашыр алдыннан районыбыз территориясенә көчле җил белән циклон килде.

    Авыл җирлекләренең барысында да диярлек күптән көткән яңгыр да яуды. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, явым – төшем күләме җирлекләрдә төрлечә булды. Район үзәге һәм аңа ызандаш авылларда явым бераз күберәк күзәтелде. Ә менә Түбән Чәкедән Городище авылына килгән көчле җил – давыл кайбер шәхси хуҗалыкларга шактый гына суммада зыян да салды.

    Анда булган хәлне ишетү белән үк Городище авылына киттек. Көчле давыл Андриан Николаев урамында үсеп утыручы йөзәр яшьлек ике тал агачын тамырыннан йолкып алып каршы яктагы Зинаида Елифанова хуҗалыгына караган каралты – куралар өстенә аударган. Җирлек башлыгы Сергей Салифанов тиз арада халыкны бердәм туплап шушы калын агачларны кистереп трактор белән тарттырып юлны ачып маташалар иде. “Сәгать иртәнге уннар тирәсе булгандыр. Сембер өлкәсенең Сурский районы ягыннан кап – кара болытлар килде. Кинәт кенә көчле җил исеп яңгыр да сибәли башлады. Ярты сәгать чамасы да яумагандыр, болытлар өерелеп Городищега табан киттеләр”, - ди Түбән Чәке авылы җирлеге башлыгы Олег Албутов. “Көчле җил тавышын ишетүгә тәрәзәгә ташландым. Урам якта бер метрдан артык берни күренми, яктылык бөтенләй юкка чыкты, көн караңгы төнне хәтерләтте.

    Дөнья бетте, ахырзаман башланды дип торам”, - дип сөйли ауган агачларның ботакларын балта белән чабып йөрүче Владимир Ильин. Өермә Петр Архипов фермер хуҗалыгын да читләтеп узмаган. Йөз метрдан артык тимер койманы аударган, прорфнастил белән каплаган бина түбәсен 20 сантиметрга шуыткан. Иң зур зыянны Клара Цеткина урамында яшәүче Любовь Уткина хуҗалыгы күргән. Өйнең түбәсендәге шиферлар очып киткән, маллар асрала торган бинаның түбәсе бөтенләй юк диярлек, ишек алды һәм бакча шифер ватыклары белән тулган. “Чәке ягыннан давыл килгәнне тәрәзәдән күрдем. Елгага җиткәч ул тагын да куатләнде, куркыныч кара төс алды. Берничә секунд та үтмәгәндер кухня тәрәзәбездән шифер кисәкләре атылып керде”, - ди хуҗа хатын яшьле күзләрен сөртә – сөртә. Аның күршесендә яшәүче Александра Никонорова яши торган йорт та зур зыян күрә. Шифер кисәкләре түбә калайларын иләк ясый. Бер мәлгә Украина солдатлары утка тоткан Донецк шәһәре күз алдына килеп басты. Күп вакыт та үтмәгәндер “Госстрах” иминятләштерү оешмасы начальнигы Надир Алимов та зыян күрүчеләр янына килеп җитте. “Һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Килешү йөкләмәләре буенча документлар әзерләүне башлыйбыз. Зыянның күләмен ачыклау буенча белгеч чакырттык”, - ди Надир Алимов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: