Бу дөньяда һәр сабый үз ризыгы белән туа, диләр Кече Чынлы авылында яшәүче Язилә һәм Искәндәр Хуҗиевлар.
Язилә тумышы белән Иске Кәкерле авылыннан. Яшь кыз мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлау белән үк район үзәгендәге техникумга юл тота. Биредә ул пешекче-технолог һөнәрен үзләштерә. Булачак тормыш юлдашы Искәндәр белән дә алар биредә уку елларында танышалар, чөнки егет тә нәкъ шушы уку йортында белем ала торган була. Яшь кыз белән егет беркүпме дуслашып, бер-берсен якыннан белеп, сынап йөргәннән соң, 2016 елда гаилә коралар. Башлап Искәндәрнең туган авылы Яңа Чокалыга кайтып урнашалар.
Ул вакытта Искәндәр вахта ысулы белән Питер якларында эшләп йөри торган була. Гаиләдә бер-бер артлы ике малай туа. Әлбәттә, ике улының үсүен күрәсе, аларны тәрбияләүдә катнашасы килү теләге Искәндәрне уйланырга этәрә. Гаиләсе янында да яшисе килә, әмма авылда эш булмаулык та нык борчый аны. Шуңа да ул Кече Чынлы авылында гөрләп эшләп торучы «Цильна» җәмгыяте рәисе Барис Аппау улы Гафуров янына килеп карый. Әлбәттә, биредә эш табыла егеткә, ул «Цильна» җәмгыятенә механизатор булып урнаша.
«Энә кая, җеп тә шунда» дип әйтә бит халык, Язилә дә каршы булмый, шуңа да гаилә дә бу авылга килеп төпләнү турында уйлана башлый һәм «Ана капиталы» акчаларыннан файдаланып, Кече Чынлы авылында йорт сатып алалар һәм килеп тә төпләнәләр. Бу вакыттан да инде ике еллап вакыт үтеп киткән. Гаиләдә агымдагы елда өченче бала — кызлары дөньяга аваз салган. Әлегә Язилә кызы белән декрет ялында утыра.
Уллары Имильгә — 6 яшь, Саматка — 5 яшь, ә кече кызлары Сафия исә әлегә 10 айлык кына. Имиль дә, Самат та авылдагы балалар бакчасына йөриләр. Олы уллары агымдагы елда исә Кече Чынлы урта мәктәбенә 1 сыйныфка укырга барачак.
— Бәрәңге һәм башкасын чәчәбез, аллага шөкер, үзебезгә җитәрлек күләмдә яшелчәсен дә, башкасын да үстерү мөмкинлегебез бар. Киләчәктә маллар да асрарбыз әле, дип хыялланам. Тормышымнан бик канәгать, мин бик бәхетле бүгенге көндә. Өебез җитеш, җылы, сабыйларыбызның шат авазыннан шау-гөр килеп тора,-ди Язилә бүгенге көнгә куанып.
Гаилә, авылда яшәп, өченче баласын 29 яшькә кадәр тудырган әни буларак, 100 мең сум өстәмә түләүгә дә ия булган.
— Әлеге акчаларны тулысынча балаларыбыз өчен тоттык,-диләр бу уңайдан ирле-хатынлы Хуҗиевлар.
Нет комментариев