Яңа Кәкерледә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үтте
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерледә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үтте

Яңа Кәкерле авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган «Картаюны белми йөрәк, маңгайлар сырланса да» дип исемләнгән кичә булып узды.

Кичә башында авыл мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар.
Өлкәннәр өчен оештырылган кичәгә Яңа Кәкерле һәм Яңа Ишле авылларынннан уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр дә чакырылган иде, шулай ук, Яңа Чокалы авылыннан махсус операциядә һәлак булган Фәнилнең әнисе Румия Вәлиуллова да катнашты. Румия апа үзенең улына багышлаган шигырен сөйләде һәм аны үзе үк җырга салып җырлап та бирде. Иске Чүпрәледән авылдашыбыз Азат Вахитов та кайткан иде, өлкәннәргә үзенең шигырьләрен бүләк итте.
Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында барды. Өстәл артында Факия Айнетдинова тарафыннан мәүлид ясины да укылды. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте. Кичәгә килүче авылдашларыбыз очрашуны оештыручы мәдәният йорты җитәкчесенә һәм үзләренең концерт номерлары белән күңелләрен күтәрүче авылдашларыбыз — үзешчән сәхнә осталарына зур рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар, дип хәбәр иттеләр Яңа Кәкерле авылыннан.


Нет комментариев