Җылылык өчен субсидия

Татарстанда сентябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапларда җылылык бәясенең артуы да мәгълүм булды. Шулай ук, республикада җылылык өчен субсидияләрне рәсмиләштерү вакыты 31 декабрьгә кадәр озайтылды.
Тиешле документларын җыеп, сентябрь-октябрь айларында тапшыра алганнар акчалата ярдәмгә инде ия дә булды. Тик тынычланырга урын юк икән әле, җылылык өчен бирелә торган субсидия алты айга гына каралган. Ягъни, сентябрь аенда документларын җыеп тапшырганнарны март аенда кабат социаль яклау бүлекләрендә көтеп калалар. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында җылылык субсидиясенә дәгъва кыла алучы 515 мең торак-хуҗалыгының 300 меңләбе компенсация алу өчен мөрәҗәгать иткән инде. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде. Министр урынбасары сүзләренә караганда, бүгенге көндә 150 мең кеше субсидия алырга хокуклары барлыгын раслаган. Хәзерге вакытта 110 мең Татарстан гаиләсенә бюджеттан 100 миллион сум акча күчерелгән. Субсидия алырга теләүчеләр өч төркемгә бүленә: гаилә кереме 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр (56%), 7 меңнән 10 меңгә кадәр (35%) һәм 20 меңнән 30 меңгә кадәр (9%) булганнар. Җылылык өчен бирелә торган субсидия күләменең иң зурысы (1115 сум) Урыссу бистәсендә яшәүчеләргә туры килә, иң аз сумманы алучылар-Казан каласында икән (түләүләр уртача 385 сумны тәшкил итә).
"Компенсациягә дәгъва итүчеләр саны без көткәннән азрак булды. Казанлыларның, мәсәлән, 22 проценты гына килсә, Урыссуда исә социаль яклау бүлекләренә чакырылганның 55,6 проценты килде",- ди Наталья Бутаева.
Җылылык субсидиясен алуга документларны кабул итү өчен өстәмә рәвештә ачылган бүлекләр 1 декабрьдән ябылачак. Ләкин гадәти социаль яклау бүлекләрендә документлар кабул итү 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк икән. Министр урынбасары белдергәнчә, бу ноябрь аенда мөрәҗәгать итеп тә тиешле документларын вакытында җыеп тапшыра алмаганнар өчен эшләнә. Алдарак әйткәнебезчә, әлеге документларның көче нибары алты айга гына яраклы. Ярты елдан соң кабат документларны туплап, социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Язгы айларда ыгы-зыгы бу кадәр үк булмаячак, субсидиягә дәгъва кылучы кеше бары тик чакырылган вакытта гына килергә тиеш була.
P.S. "Безнең районда барлык җылыту системасы индивидуаль булганлыктан, бездә андый субсидия бирү каралмаган",- диделәр район халкын социаль яклау идарәсендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.11100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27000
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.23000
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4400
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.52800
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.30900
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.72600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60000
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47100
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36600
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7200
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.18100
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладыБүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.18100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.27000
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Бүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.18100
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланган Иң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.18100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика