Хәрби хезмәткә районнан беренче булып җиде егет китте

Таң атып кына килүгә дә карамастан, хәрби комиссариат янында халык мәш килә иде инде. Беренче булып солдатка китүче сигез егетне шулай зурлап, хөрмәтләп озатырга җыенганнар иде дә, нәтиҗәдә 7 егетне генә озаттылар. Савыкканчы дип, бер егетне калдырып торырга булдылар.
Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән 18 яше тулган егетләрне Россия армиясенә хәрби хезмәткә алу башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда районның 40 егете солдат киеме киячәк.
-Нинди хезмәткә барырга теләр идегез?,-дип сорашам егетләрдән.
-Әлбәттә инде элиталы частьләргә, "ВДВ", чик буе гаскәрләре охшый,-диләр алар.
Яңа Кәкерле авылыннан Илнур Хәйретдинов мәктәптән соң, Ульяновскида фармацевтика училищесын тәмамлаган. Армиягә бик теләп бара. Аның белгечлеге хәрби хезмәттә дә ярап куюы ихтимал. Хәзер бит әнә "гражданкада" алган белгечлегең буенча хезмәт итүгә игътибар нык артты. Спорт һәм фәнни роталар формалаша башлады. Спорт роталарында хезмәт итүчеләр 2014 елда Сочи шәһәрендә үтәчәк кышкы Олимпиада уеннарында катнаша ала. Район хәрби комиссары Вил Нуруллин әле берничә ел элек кенә яшьләрнең армия сафларына бик атлыгып тормавын, әмма соңгы вакытта бу фикернең тамырдан үзгәрүен, егетләрнең хәрби чыныгу алу кирәклеген аңлаулары турында сөйли. Яңа Ишле авылыннан Данис Низаметдиновның әнисе Гөлия ханым да улының армия хезмәтенә яраклы, исән-сау булуына шатлана.
-Һәр ир-егет солдат шулпасын татып карарга тиеш, армия әле ул зур тормыш өчен чыныгу мәктәбе дә. Солдатларыбыз, Ходай ярдәме белән, исән-имин хезмәт итеп кайтсыннар. Бездән теләк шул,- ди ул. Егетләрне озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов та килгән иде. Булачак солдатларга алар да үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр, Чүпрәле егетләренең әлегә кадәр район йөзенә кызыллык китермәвен, командирлардан бары тик мактау сүзләрен генә ишетүләрен әйттеләр.
-Илне, Ватанны сакларлык, ышанычлы уллар үстергәннәре өчен, сезнең әти-әниләрегезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Районыбызның горурлыгы булыгыз, сезгә кадәр үрнәк хезмәт иткән якташларыбызның матур традицияләре алга таба да шулай дәвам итсен,- диде Фиркать Җәлалов. Убидан Анатолий Васильев, Чуваш Чүпрәлесеннән-Константин Аръяхов, Чуваш Бизнәсеннән-Сергей Портнов һәм Кече Чынлы авылыннан Илнур Сатдинов тырышып хезмәт итәчәкләренә ышандырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.30700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.35600
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.31500
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53200
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.31100
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73000
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60300
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47200
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36700
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7400
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32600
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделҗан Хәлиуллин язмышына рәхмәтле“Аллаһы Тәгаләгә иң зур рәхмәтем 70 ел буе үзем яраткан кеше белән яшәткәненә”, ди Аделҗан ага Хәлиуллин.26100
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.26900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.30700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделҗан Хәлиуллин язмышына рәхмәтле “Аллаһы Тәгаләгә иң зур рәхмәтем 70 ел буе үзем яраткан кеше белән яшәткәненә”, ди Аделҗан ага Хәлиуллин.26100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика