Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Михайловлар сайлау участогында бирелгән беләзек белән бассейнга барганнар

ТР Чүпрәле районы гаиләләре РФ Президентын сайлауда актив катнаша

Бүген. 16 мартта РФ Президентын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне уза. Гражданнар сайлау участокларында тавыш бирүдә актив катнашалар, ә күпләре гаиләләре белән киләләр.

Чуваш Чүпрәлесе авылыннан  Михайловлар гаиләсе беренче чиратта үз балаларының киләчәге өчен тавыш бирә.

"Безнең ике балабыз бар. Бергә булганда без бик көчле. Нәкъ шулай ук безнең ил дә, без берләшергә һәм барыбыз бергә сайлауларга барырга һәм үз тавышыбызны бирергә тиешбез", - ди Наталия Михайлова.

Михайловларга сайлау участогында беләзек тапшырдылар, аның белән алар бассейнга бушлай кереп тә өлгергәннәр инде.

- Өч көн дәвамында без әлеге беләзекләр буенча бассейнга һәм шугалакка бушлай йөри алабыз, бүген балалар белән шугалакка барачакбыз, - дип өстәде Наталия. 

Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы Анатолий Михайлов Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы булып эшли һәм Чуваш Чүпрәлесе  авылында сайлау участогында кизү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев