Бөтенроссия физкультурниклар көне уңаеннан районда атна буе спорт чаралары уздырылды.
Спорт сөючеләр волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, бадминтон, мини футбол мәйданчыкларында көч сынаштылар. Авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивале дә булды. Спорт уеннары тантаналы йомгаклау өлеше белән тәмамланды. Анда спортта актив булган, уңышка ирешкән аерым кешеләр, гаиләләр турле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Спорт атналыгы чүпрәлеләрнең елдан ел физик культурага, сәламәт яшәү рәвешенә ныграк тартылуларын күрсәтте.
ГТО комплексын популярлаштыруда һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешенең популярлаштыруга керткән уңышлары өчен райондагы «Спорт мәктәбе» тренеры Илнур Хөснетдинов һәм 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы Рәзил Сәлимҗанов Татарстан Республикасының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев