Чүпрәлеләр этнографик диктант яздылар
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан оештырылган зур этнографик диктантны язуга чүпрәлеләр дә кушылды.
Чара Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда узды. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Ул Зур этнографик диктант чарасының Россия өчен бик әһәмиятле, ил халыкларын берләштерүче чара булуын ассызыклады.
«Халыклар күп — ил бер» дигән акциянең шигаре безнең җәмгыятебез өчен бик актуаль, аны Халыклар берлеге көне алдыннан үткәрү безнең илебезнең халыкларының бердәмлегенә игътибар бирергә мөмкинлек тудыра",-диде.
Этнографик диктант — бу, турыдан-туры әйткәндә, диктант түгел, бу җавап вариантлары булган ихтыяри тест. Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләре, тарихы хакында белем дәрәҗәсен ачыклау максатын күз алдында тоткан әлеге диктант быел сигезенче тапкыр үткәрелде.
Диктант нәтиҗәләре буенча иң күбе 100 балл җыярга мөмкин. Барлык сорауларга да 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Этнографик диктантның дөрес җавапларын ноябрь урталарында милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык сайтында бастырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев