Чүпрәледә Хәтер аллеясы яңартылды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Хәтер аллеясы яңартылды

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең мәктәп яны участогында Әфган сугышында һәлак булган Чүпрәле егетләре истәлегенә булдырылган аллеяга истәлек тактасы урнаштырылды.

Аллеяга, 2014 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, әфганчы-интернационалистлар тарафыннан нигез салынган.

Чара вакытында, шулай ук, аллея яңартылды, ягъни корыган агачлар урынына яшь чыршы үсентеләре утыртылды.

Чарада район башлыгы Марат Гафаров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов, 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм әфганчылар катнашты. Иске Чүпрәле авылыннан Әфган сугышында һәлак булган егетләрнең әнисе һәм абыйсы Рузания Хәйбуллова һәм Ирек Ихсанов та килгән иде.

— Әфган сугышында Чүпрәле районыннан 200гә якын егет катнашты. Кызганычка каршы, безнең 10 егетебез сугыш кырларында һәлак булды һәм бүген без, истәлек тактасы куюыбыз белән алар истәлеген хөрмәтлибез. Бу аллея яшь буынга Ватан сакчыларын искә төшереп торсын иде, — дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Виктор Петухов сөйләвенчә идеяне аларга хезмәт ветераны Камил Бикмөхәммәдов (мәрхүм) тәкъдим иткән. Алар өчәүләшеп: Альберт Сөләйманов, Камил ага һәм Виктор Петухов, чыршы үсентеләре сатып алалар һәм утырталар. Бу совет солдатларын Әфганстан җирләреннән чыгаруга 25 ел тулган чорда була. 

Хәтер аллеясында утыртылган чыршылар — һәлак булган солдатлар санынча.


Нет комментариев