Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә шикәр чөгендерен алу дәвам итә

«Цильна» җәмгыятендә шикәр чөгендере гектарыннан 600 цн. уңыш бирә

Агротехник чаралар үзвакытында, югары сыйфат белән үткәрелсә дә, яңгырларның яумавы, җәй аендагы корылык уңышка нык тәэсир иткән. 

Шуңа да карамастан, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 600 центнерны тәшкил итә.
Рәмис Айнуллов ярдәмчесе Марат Яруков белән «Ропа» комбайнында эшлиләр. Ә бу комбайн берьюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистарта, казыта, җир өстенә чыгара.

Кагатларга салынган татлы тамырларны исә Әсхат Җамалтдинов, Фәнис Хәкимов, Илнур Алимов, Владимир Макаров һәм Алексей Марков КамАЗ автомобильләре белән шикәр заводларына ташыйлар. 
Басуда эшләүчеләрне берничә тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган. 

Белешмә

Район буенча шикәр чөгендер культурасы 1340 гектар мәйданны били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 299 гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган. Уңышы уртача 462 центнерны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев