Чүпрәледә Өлкәннәр көнендә Елена Федоровна Мердюкованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар
«Озын гомерле булуымның сере–хезмәт белән яшәүдәдер”,- ди Кече Аксу авылыннан Елена Федоровна Мердюкова.
Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Бүгенге көндә дә ул бик актив һәм җитез тормыш рәвеше алып бара.
Әле дә булса, төп йортта бергә тормыш итүче улы һәм килене өчен төп киңәшче һәм таяныч булып тора.
–Әни бар нәрсәне үз контродлендә тота әле, дип шаярталар алар. –Мал-туар керткәнме, ашарларына бирелгәнме–берсен дә онытмый.
Озынгомерле авыл өлкәне үзе дә ярдәмче. Җәй дәвамында казлар карашкан, аш-суны да әле дә булса, үзе әзерли.
Ә үткән тормышы бер дә җиңелләрдән узмый. Сугыш еллары белем алырга ирек бирми. 4 сыйныфны тәмамлап, ул олылар белән беррәттән колхоз эшенә тартыла. Печән чабалар, иген игәләр, фронттагы хәрбиләр өчен бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр. Лаеклы ялга чыккач та бертуктамый эшли әле ул.
Тормыш иптәше Петр Федорович белән тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге нигездә тәгәрәшеп үскән балалар: биш егет һәм 4 кыз – һәркайсы тормышта үз урыннарын табып, туган җирләрендә игелекле хезмәт итәләр. Кызганыч, бүгенге көндә араларында икесе юк, әтиләре дә 12 ел элек вафат булган.
Елена Федоровнаның күңел яктылыгы тугыз баласына, 23 оныгы, 33 оныкчыгына, ике оныкчыгының балаларына да җитәрлек.
"Балаларым бик тәүфыйклы булдылар, иркәләнеп утырырга вакытлары булмады, кече яшьтән эшнең тәмен белеп үскәнгәдер, тормыш итә башлагач та миңа бер мәшәкать тә тудырмадылар", - ди әбекәй. Шуңа да һәрбер баласына тигезлек теләп, бала хәсрәтләре күрергә язмасын дип һәр көн дога кыла.
Мердюковларның Кече Аксу авылында бер урам булып яшәүләрен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Барысы да янәшәдә генә, төп нигездән, йорт салып “башка” чыкканнар. Бергә, бердәм булып яшиләр, барр эшне дә бергәләшеп башкаралар.
Елена Федоровна Мердюкованы олы юбилее белән котларга район башлыгы Марат Гафаров һәм авыл җирлеге башлыгы Артем Солатов килделәр. Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Тырыш хезмәте белән илгә-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, алар арасында тагын да яшәвен теләделәр.
“100гә җитәргә исәп бар әле”, диде Елена Федоровна барлык теләкләргә каршы җавап итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев