Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне –декадасы уздырыла.
Өлкәнәю – кешеләр гомеренең алтын көздәй чоры, шуңа да Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнәдер дә. Элек-электән үк өлкән яшьләрдәге кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткән. Алар безнең киләчәгебез якты һәм тыныч, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен фидакарь хезмәт куйган.
Өлкәннәргә олы хөрмәт йөзеннән 1 октябрь көнне район мәдәният йортында тантаналы чара узды. Әлеге очрашуда муниципаль район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Ул үз чыгышында районыбыз өлкәннәрен күркәм бәйрәм белән тәбрикләде, олы буынга ихтирам күрсәтү – һәрберебезнең изге бурычы. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре, җылы сүзләре безнең өчен һәрвакыт кадерле,-диде.
Күркәм тамашаның зур бизәге – әлбәттә, өлкән апа-абыйларыбызның үзләренең сәхнә түрләренә чыгыш ясавы. Хаклы ялда булуларына карамастан, иҗатка, сәнгатькә гашыйклар алар. Өлкәннәребезне туплаган иҗат коллективлары мәдәни кичәләрдә, очрашуларда катнаша, төрле конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Бәйрәм концертында алар тамашачыларга тагын бер тапкыр үзләренең һөнәрләрен, осталыкларын күрсәтте.
Бәйрәм кичәсе бүләкләрсез булмый. Районыбыз үсеше өчен лаеклы өлеш керткәннәр, иҗимтагый тормышта актив катнашканнар бу көнне лаеклы бүләкләр алды. Декада дәвамында районда төрле чаралар, өлкәннәрне хөрмәтләү каралган
Нет комментариев