Чүпрәледә мобилизацияләнгәннәр ике атналык ялга кайтты
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү гаять зур һәм җиңел булмаган вазифа, шунлыктан, анда катнашучыларга ярты елга бер тапкыр 14 көнлек ял бирергә кирәк дигән карарны РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаганда әйткән иде.
Чүпрәледән мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына киткән ир-егетләрнең беренче төркеме ялга кайтты.
Чувашия Республикасы, Ульян өлкәсе, безнең район хәрбиләрен озата кайткан автобуслар “Дуслык” кафесы янында тукталыш ясады.15 райондашыбыз, шулай итеп, алты айдан соң, туган җиренә аяк басты. Аларны якыннары, туганнары, дуслары каршы алды. Автобусның ишекләре ачылырга да өлгермәде, һәркем үзенең якын кешесен барлап, муенына сарылды. Шатлык тулы күз яшьләре түгелде...
–Әтиебезне бик сагындык. Ялга кайталар, дип хәбәр алгач та сәгатьләрне, минутларны санадык, - диде күз яшьләрен сөртә-сөртә, балалары белән бергә Коршангы-Шигали авылыннан килгән ханым.
Райондаш егетебезнең берсен автобустан төшә-төшә үк дуслары күтәреп алды. Аны каршы алырга сөйгән кызы да килгән. Егет дуслары кулыннан “котылуга” сөйгәне алдында тезләнде, чәчәк бәйләмнәре һәм алтын йөзек бүләк итеп, үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Көтелмәгән хәлдән кыз каушап калды... әмма шулкадәр көткәннән соң, ара ераклыгы, аерылу хисләре белән сыналганнан соң башка җавапның булуы да мөмкин түгел – егет тәкъдименә кыз да “Әйе”, дип ризалык белдерде.
Хәрби ир-егетләрне каршы алырга район башлыгы Марат Гафаров, авыл җирлекләре башлыклары да килде. Марат Ринат улы хәрбиләрне исән-имин туган якларда каршы алуына сөенечен яшермәде, аларны сәламләде, кочаклашып күреште. Булачак яшь гаиләгә мәхәббәтләренең озын гомерле булуын теләде, бүләк тапшырды. Ул, шулай ук, якын көннәрдә хәрбиләр белән очрашу оештырылачагын да әйтте.
Беренче төркем составында ялга кайтучылар Алешкин-Саплык, Чуваш Чүпрәлесе, Звезда, Иске Чокалы, Яңа Элмәле авыл җирлекләреннән мобилизацияләнгән ир-атлар. Махсус хәрби операция зонасыннан хәрбиләрнең ялга чиратлашып кайтулары көтелә.
Дәвам итеп
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү гаять зур һәм җиңел булмаган вазифа, шунлыктан, анда катнашучыларга ярты елга бер тапкыр 14 көнлек ял бирергә кирәк дигән карарны РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаганда әйткән иде. Юлда үткән вакыт та ял көннәре дип исәпләнми. Хәрбиләр ялларын гаиләләре белән үткәрсен өчен барлык шартларның да тудырылырга тиешлеген дә белдергән иде Россия Президенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев