Район ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы Роман Сафонов һәм Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Христина Хубахованың никахын теркәү тантанасы узды.
Яшь парны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин котлады. Ул аларга никахларын теркәү турында таныклык һәм шушы көннең якты хатирәсен саклап, бүләк тапшырды. Яшьләргә бәхет, иминлек һәм бер-берсен саклап, яклап яшәүләрен теләде.
Адәм баласын язмыш кайларда гына йөртми һәм кемнәр белән генә күрештерми. Кеше гомере буе язмышка буйсынып яши бирә. Роман да Чүпрәле якларын кайчандыр күрермен, дип һич тә уйламаган...
Ул–Смоленск егете. Шунда туган, белем алган. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт куя. Махсус хәрби операция башланганчы ул Мәскәү өлкәсендәге хәрби частьтә эшли. Шунда Христина белән таныша.
Христина исә— Чуваш Чүпрәлесе авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Чүпрәле тармак технологияләре техникумында укый. Аннан Ульяновск шәһәрендә, ә аннан соң Роман хезмәт итүче хәрби частькә пешекче булып урнаша. Аларның танышулары да, аралашып, сөйләшеп йөрүләре дә махсус хәрби операция башлангач ук була.
2024 елда исә Роман контракт хезмәте төзи. Билгеле, әлеге карары хакында кемгә дә әйтми. Быел ул яралана, аннан соң реабилитация уза. Шул дәвердә тормышын да төзергә уйлый, моңа Христина да каршы килми. Шулай итеп, яшь гаилә барлыкка килә. Тантананы да Христинаның туган ягында үткәрергә карар кылалар.
–Чүпрәле яклары бик матур, төзек, табигате дә гүзәл. Хәрби хезмәттә соң, бәлки кайтып биредә дә яшәрбез, белмәссең, язмыш ни язгандыр алда,-ди Роман.–Ә хәзергә минем алда–хәрби бурычым, дәвалану уздым, иптәшләрем янына китәр вакыт җитте.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова әйтүенчә, махсус хәрби операция башланганнан соң, 30 хәрби гаилә төзегән.
Нет комментариев