Чүпрәледә «Ивушка» балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә
Төзелешләр
Район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да зур төзелеш, капиталь ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә Зур Аксу авылындагы «Ивушка» балалар бакчасы капиталь төзекләндерелә. Анда ремонт эшләре агымдагы елда башланып киткән. 30дан артык балага исәпләнгән бакча бинасын «Вега Строй» җәмгыяте эшчеләре ремонтлый. Ремонт эшләренең күбесе башкарылган инде.
Дәүләт тарафыннан бирелгән 3 миллион сумнан артык акчага электр үткәргечләрне, санузелларны алыштырырга, диварларны шпаклевка белән тигезләргә һәм буярга, идәнгә җылы ленолиум, аерым бүлмәләргә плитә җәяргә өлгергәннәр. Бүлмәләргә ишекләр куелган, балаларның уен бүлмәләренең идәннәре җылытылган, бакча бинасына керү-чыгу, уен мәйданчыкларына бару юлларына брусчатка җәелгән. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү эшләре бара.
— Төзүчеләр графикка сыешачакбыз, дип ышандыралар. Алай булса 1 сентябрьгә кадәр яңартылган бина кабаттан балаларны кабул итәчәк. Аңарчы бакчаны һәм тирә-юньне төзелеш материалларыннан арындырып, чистартып, юып өлгертәсе бар. Бу эштә бакча хезмәткәрләре дә зур тырышлык куя, — дип шатлыгы белән уртаклашты «Ивушка» балалар бакчасы мөдире Валентина Храмова-Данилова.
Бүгенге көндә балалар бакчасында 5 хезмәткәр бар: бакча мөдире, өлкән тәрбияче, пешекче, кече тәрбияче һәм техничка. Валентина ханым 2004 елдан башлап бакча мөдире вазифасын башкара.
Агымдагы елда балалар бакчасына 14 бала йөриячәк, дип көтелә. Элек елларда исә, бакча ачылган вакытта, 36 бала тәрбияләнгән.
Белешмә
Зур Аксу авылында «Ивушка» балалар бакчасы, мәктәп бинасы белән бергә, 1995 елда төзелә башлый һәм 2000 елда файдалануга тапшырыла. 2017 елда, мәктәп белән берлектә, бакчаның да түбәсе алмаштырыла, пластик тәрәзәләр куела. Күләмле капиталь төзекләндерү эшләре беренче тапкыр үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев