Чүпрәледә җитәкчеләр «подписка» бүләк итә
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә җитәкчеләр «подписка» бүләк итә

Хөрмәтле райондашлар, газетабызга язылырга чаырабаз.

Киләсе елның беренче яртыеллыгына күпләр, шул исәптән, район җитәкчеләре дә, «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына әллә кайчан язылып куйган иделәр.

Бу көннәрдә исә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Алексей Ярухин, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов әти-әниләре, ветераннарга, таныш-белешләренә район газетасына язылу бүләк иттеләр.

подписка Гөлия Фәизова фотосыТатарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин исә «Туган як» газетасын 8 гаилә өчен рәсмиләштерде. Бу инде 6 ай дәвамында район газетасы килеп торачак, аны укып бу гаиләләр райондагы хәлләрдән хәбәрдар булып торачак.

Әмма 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара инде.

Шуңа да, хөрмәтле райондашлар, газетабызга язылырга чаырабаз. "Туган як"ны алдырган йортта бәракәт, игелек яши. Чөнки без сезнең һәрберегезне яратабыз, һәркемгә изгелек теләп эшлибез, иҗат итәбез.


Нет комментариев