Чүпрәледә яшь йөзүчеләр ярышты
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь йөзүчеләр ярышты

«Акчарлак» бассейнында йөзү буенча районара ярышлар узды.

Ярышларда 5 районнан 102 спортчы катнашты.

Спорт чарасы Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләр истәлегенә багышланды.
Анда Чувашстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының 5 районыннан яшүсмерләр командаларын күрергә була иде.

Ярышларның шәхси нәтиҗәләре һәм 5×25 м эстафетасы нәтиҗәләре буенча, малайлар һәм кызлар арасында, гомумкоманда зачетында 1нче урынны — Чүпрәле; 2нче урынны- Шомыршы; 3нче урынны Батыр командасы яулады.

Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.


Нет комментариев