Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды

Утырышта ике мәсьәлә: мәктәп укучысы өстенә түбәдән кар төшү факты һәм язгы чорга әзерлек барышы хакында сүз барды.

Район Башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Аның эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф учреждениеләре, җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.

Утырышта ике мәсьәлә: мәктәп укучысы өстенә түбәдән кар төшү факты һәм язгы чорга әзерлек барышы хакында сүз барды.

Түбән Чәке урта мәктәбендә көтелмәгән, күңелсез хәл килеп чыкты. Өч укучы мәктәп ищегалдында басып торганда түбәдән кар ишелә. Авырлыгы белән ул ишегалдының кардан-яңгырдан саклаучы корылмасын да җимерә. Ишегалдында булган өч укучыдан берсе — кыз бала карлы-бозлы катлам астында кала. Билгеле, сәламәтлегенә зур зыян килә. Бүгенге көндә ул Казан шәһәрендәге хастаханәдә дәва ала.

Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре алып барыла. 

Район башлыгы Марат Гафаров киңәшмәдә җитәкчеләрне һәрдаим уяу булырга чакырды. 

— Нинди генә оешма: мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы һ.б. булмасын, аның җитәкчесе барысын да алдан күзаллап эш итсен һәм бу шулай булырга тиеш тә, -диде ул. 

—Узган елларда булмады, быел да тыныч кына узып китәр әле, дип уйларга ярамый. Көннәр кисәк җылынып китсә, су басу ихтималы да зур. Шуңа күрә, ташу чорына да ныклап әзерләнегез,-дип кисәтте район башлыгы.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов та су үткәрү торбаларын чистарту, гидротехник корылмаларны тикшерүне беренчел бурыч, дип билгеләде. Авыл җирлекләренә, службаларга су ташуга әзерлекне бүгенннән үк кайгыртырга кирәклеген искәртте. Татар Шатрашаны авылындагы берничә йорт,

Матак авыл җирлегендәге берничә хуҗалык, Уби авыл җирлеге (монда елга ташып, су юл өстенә менә) район күләмендә су басу куркынычы янаган зона дип исәпләнә. Аларны күзәтү астына алу, авыл җирлекләрен йөреп чыгу өчен районда оператив төркем эшли. Мондый хәлләргә халыкның аңлаешлы каравы да шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев