Чүпрәледә бадминтон буенча турнир узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә бадминтон буенча турнир узды

Чара сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көне кысаларында үтте.

1 июльдә районда Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм уңаеннан «Чемпион» физкультура-савыктыру комплексында сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм алар истәлегенә багышланган бадминтон буенча турнир узды.

Ярышлар районда бадминтонны популярлаштыру һәм үстерү, бадминтончыларның спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, белгечләр әйтүенчә, бадминтон уйнау хәрәкәтләрнең реакциясен һәм координациясен яхшырта, кул, аяклар, гәүдә мускулларын үстерә, умыртка баганасын турайта, йөрәк-кан тамырлары системасына һәм сулыш органнарына уңай тәэсир итә, кәефне яхшырта. Бу уен хроник авырулар очрагында организмны савыктырырга мөмкин.

Спортчыларны район башлыгы Марат Гафаров, Чүпрәле районында бадминтон федерациясе президенты Сингх Раджеш Кумар, сугышчы-интернационалистлар оешмасы рәисе Виктор Петухов сәламләде. Алар уенчыларга матур уен һәм җиңел җиңүләр теләделәр. 

Уеннар мавыктыргыч булды, һәр уенчы җиңүгә омтылды. Әмма уен уен инде һәм анда җиңүчеләр дә, оттыручылар да була.

Катнаш парлы разрядта (хатын-кыз һәм ир-ат) 1 урын — Сингх Раджеш Кумар һәм Айгөл Яфизова, 2 урын — Марат Гафаров һәм Мария Шәкурова, 3 урын — Елена Ахмукова һәм Виктор Петухов.
Җиңүчеләр һәм призерлар Грамоталар белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев