Бу эшне алар январь аенда башлап җибәрәләр.
—Бүгенге көндә илдә барган вакыйгаларга беркем дә битараф кала алмый. Мин дә махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк андагы ир-егетләргә ничек ярдәм итәргә икән, дип уйлап йөрдем. Бөек Ватан сугышы елларында да безнең әбиләр, тылдан торып фронт өчен барсын да эшләгән бит,- ди 1 санлы Иске Чүпрәле «Кояшкай» балалар бакчасында психолог булып эшләүче Әлфия Айнуллова. Алар, бертөркем хатын-кызлар белән, окоп шәмнәре ясарга керешкәннәр.
Бу эшне алар январь аенда башлап җибәрәләр. Беренче тапкыр хәрбиләргә 115 окоп шәме ясап җибәрәләр. Аннан — 240 данә. Аннан соң −300, 400. Шәмнәр янына посылкаларда кирәк-яраклар да куела, әлбәттә.
—Хәрбиләр белән аралашканда алар шәмнәрнең бик кирәк икәнлеге турында әйтәләр,-ди Әлфия ханым.
Хатын-кызлар ватсапта да үз төркемнәрен булдырганнар. Башлап анда 27 кеше булса, бүгенге көндә аларның саны 120дән артып киткән. Төркемдә районның ике балалар бакчасы, балалар бакчасы-башлангыч мәктәп, Городище, Алешкин-Саплык балалар бакчасы хезмәткәрләре, ветераннар советыннан райондашлар, шулай ук, Чебоксар, Буа, хәтта Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташлар бар икән.
—Төркемдә булмаган кешеләр дә элемтәгә керә. Өлкән яшьтәгеләр, спонсорлар акчалата, әйберләтә ярдәм кулы суза. Бик шатланабыз. Бергә бердәм булганда эшне эшләве дә җиңелрәк.
Окоп шәмнәре башлыча балалар бакчасында эшләүчеләр: Годунова Галина, Мадурова Людмила, Шишкина Надежда, Шишкина Ирина, Гаврилова Елена, Яшина Татьяна, Хрисанова Марина, Губейдуллова Рузиля тырышлыгы, шулай ук, район халкын социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ясала. Әлфия ханым әйтүенчә, шәм ясау өчен консервланган яшелчә-җимеш, шулай ук балалар ризыгы катнашмасыннан бушаган калай банкалар кулланыла. Банкалар чистартыла, юыла, кисеп ачылган капкач урыннары тигезләнә.
—Беренче окоп шәмнәрен ясаганда гофрлы катыргы кисәкләрен чистармаган идек, хәрбиләр аларны бик үк яхшы янмый, дигәч, хәзер аларны тигезләп кисәбез һәм уратып банкага тутырабыз. Аннары банкага су мунчасында эретелгән сыек парафин салына. Фитиль өчен дә гофрланган катыргы кулланыла. Анысы да чыгып торырга тиеш,-ди Әлфия Айнуллова.
Окоп шәмнәре, зурлыгына карап, 4-8 сәгать тирәсе яна, ди. Аны сүндерергә һәм яңадан кабызырга мөмкин. Җилдә сүнми, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы — мондый шәмнәр төтенләми.
Уйлап карасак, күпме буш банкалар һәм катыргылар чүплеккә ыргытыла. Ә бит алардан солдатлар өчен әллә күпме шәм ясап була!
— Безнең шәмнәр окоплардагыларга өй җылысын, күңел җылысын биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту сәгатен тизләтсеннәр иде, — диләр шәм ясаучы ханымнар.
Белешмә
Әлеге төркемгә кушылырга теләүчеләр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 1 санлы «Кояшкай» балалар бакчасына һәм район халкын социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Төркемнең эшчәнлеге турында барлык мәгълүматны волонтердан, 89083497630 телефоны аша да алырга мөмкин.
Нет комментариев