Чүпрәле уңганнары ярминкәләрдә актив катнаштылар
Көн вакыйгасы

Чүпрәле уңганнары ярминкәләрдә актив катнаштылар

Ярминкәләрдә 32 млн. сумлык продукция сатылган

Ел саен көзге-язгы ярминкәләргә катнашып, безнең район җитештерүчеләре башкала халкына авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итә. Өлкәннәр көне уңаеннан район ярминкәләре дә гөрләп уза. Болар турында безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тальгат Халитов сөйләде.
Үткән ел безнең район Казанда узган 12 ярминкәдә катнашты. Сәүдә мәйданчыкларына 32 млн. сумлык продукция алып бардык.

Районда исә ике авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Аларда 6 млн. сумлык продукция район халкына тәкъдим ителде. Продукция төяп 56 берәмлек (!) техника килгән иде. Санап үтелгән сәүдә чараларында 74 тонна бәрәңге, 40 тоннадан артык яшелчә, 15 тонна алма, 36 тонна сыер ите, 28 тонна он, 71 тонна ашлык, 20 тонна сөт һәм башка бик күп продукция сатылды.

Шәһәр халкы өчен оештырылган ярминкәләрдә бәяләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан көйләнә. Һәм продукцияне илтеп җиткерүгә киткән транспорт чыгымнарын да министрлык үти. 
Күзәтүләрдән күренгәнчә, шәһәр, шулай ук, район халкына да, А. И. Хәйруллинның «Дуван бакчалары» продукциясе зур популярлык казанды.

«Исток» авыл хуҗалыгы кооперативы да, шулай ук, продукциясен Казан шәһәренең берничә ярминкә мәйданчыгында сатты. 
Авыл җирлекләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясе дә санаулы сәгатьләрдә сатылып бетә иде.
«Хлебозавод» тарафыннан икмәк-булка эшләнмәләренең зур ассортименты тәкъдим ителде, алар да үз сатып алучыларын тапты. 

Ярминкәләрдә актив катнашканнары өчен «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Б. А. Гафуровка, «Государев Амбар» җәмгыяте җитәкчесе В. В. Сәлаховка, КФХ башлыклары Марс Хәйретдиновка, Данир Бельдичковка, ИП җитәкчеләре Фәнил Җәббаровка, Илмас Насыйбуллинга, шәхси хуҗалыклар башлыклары Марат Исхаковка, Илдар Шәрәфетдиновка, Айрат Салиховка рәхмәт әйтәсем килә. Түбән Чәке, Иске Шәйморза, Иске Чокалы, Иске Кәкерле авыл җирлекләре башлыкларына, Яңа Ишле, Алешкин-Саплык урта мәктәпләре җитәкчеләренә чәй өстәлләре оештырганнары һәм өлкәннәргә бәйрәм кәефе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт.

Районның иҗат коллективлары әзерләгән вокаль номерлар ярминкәгә бәйрәм төсмере өстәде.

Казанда үткән ярминкәләргә республиканың Авыл хуҗалыгы министры Марат Азат улы Җәббаров, аның урынбасарлары,

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре килде. Алар районыбызга, район башлыгына һәм барлык оештыручыларга үткәрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерделәр. Шәһәр халкы да бик күп уңай фикерләр әйттеләр.

Ә март аенда инде яңадан язгы ярминкәләр старт алачак.


Нет комментариев