Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылындагы культура обьектында төзекләндерү эшләре бара
Мәдәният йорты заманчалаша
Төзелеш барлык нормаларны һәм таләпләрне, шул исәптән янгын куркынычсызлыгын да, исәпкә алып башкарыла.
Төзекләндерү эшләре “Вега-Строй” оешмасы безнең районда “Кояшкай” балалар бакчасын, “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”н төзекләндергән иде. Бу обьектны да аларга ышанып тапшырганнар. Апрельдә башланган эшләр ахырына якынлашып бара.
Хәзерге вакытта төзүчеләр бина эчендәге бүлмәләрне ремонтлыйлар: ишек, тәрәзә яннары, түшәмнәр ясала. Төзелеш материаллары да кайтарылып тора.
Түшәм ясала дигәч тә, ул гади генә буяп чыгу эше генә түгел - яктырткыч утлар да алмаштырыла. Эшчеләр бинаның тышкы фасадын матурайту, җылыту эшләрен дә башкаралар. Оешма хезмәткәрләре Иван Ерусланов, Владимир Хлынов, Руслан Шәйдуллин һәм Евгений Пахомов бинаның тышкы фасадын җылыту белән мәшгульләр.
- Биредәге барлык эшләр дә проект нигезендә башкарыла. Төзелеш материалларына тоткарлыклар юк, вакытында кайтарылып тора. Көзгә барлык эшләрне тәмамлап, объектны тапшырырга планлаштырабыз,-диләр төзүче егетләр.
- Авыл мәдәният йортында соңгы елларда мондый заманча капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән иде. Дөрес, кечкенәрәк төзекләндерү башкарылмый тормады, анысы. Ә менә быел мәдәният йортыбыз заманча төсмерләр бирелеп төзекләндерелә, уңайлыклар тудырыла. Без, авыл ветераннары, бик шатландык инде, чөнки күпчелек чараларыбызны да биредә үткәрергә тырышабыз бит,-ди авыл ветераннар советы җитәкчесе Валерий Марков.
Белешмә
Татар Саплыгы авылындагы мәдәният йорты ике авыл: Алешкин-Саплык һәм Татар Саплыгы авыллары халкына хезмәт күрсәтә.
Мәдәният йортына нигез салу 1974-77 елларга туры килә. 1977 елда әлеге объект төзелеп бетеп, кулланышка тапышырыла. 80нче еллар уртасында аңа беренче кат җиңелчә генә ремонт ясала. 1995 елда исә тамашачылар өчен яңа кресло-утыргычлар урнаштырыла. 2000нче елда авыл мәдәният йорты күмердән газ белән ягып җылытылуга күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев