Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров мобилизацияле белән очрашты
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаров мобилизацияле белән очрашты

Якташыбызның ялга беренче тапкыр гына кайтуы.

Очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Роман андагы көннәрнең ничек үтүе турында сөйләде.

Үзләренә мораль һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Марат Гафаров хәрби зонада тукландыру һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән кызыксынды. Һәм Романга ул территориядә кирәк булачак бүләк бирде.

— Сез барыбыз өчен дә үрнәк кешеләр. Һәр көн сез чиксез батырлык күрсәтәсез. Үзегезне саклагыз һәм истә тотыгыз: без сезгә, гаиләләрегезгә кирәкле ярдәм күрсәтелсен өчен барысын да эшләячәкбез, — диде Марат Гафаров.

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также о премиях, льготах и выплатах на heroes-tatarstan.ru или по телефону 117.


Нет комментариев