Калдыкларны чыгару расланган график буенча башкарыла.
Райондагы каты коммуналь калдыкларны җыю буенча УК “ПЖКХ” төбәк операторы җәмгыяте җаваплы. Алар 2 берәмлек техникада райондагы 100дән артык контейнер мәйданчыгыннан чүп-чарны чыгаралар.
Бу график бозылмый, тик менә район халкының контейнер мәйданчыклары янына бакчадан чыккан чүп-чарларын бушатып китүләре бу эшне башкаруны җитди кыенлаштыра. Ник дигәндә, бакча, төзелеш калдыкларын әлеге төбәк операторы җыймый.
Чүп-чар чыгару мәсьәләсендә проблемалар булды һәм әле дә бар. Мондый күренешне барлык контейнерлар мәйданчыгында да күрергә була. Болай булырга тиеш түгел бит дисәң: “Акчасын түлибез”, - дип кенә җавап бирүчеләр күп. Ә чынында, тариф буенча без каты көнкүреш калдыклары өчен генә түлибез. Мондый тәртипсезлекне тикшерү буенча административ комиссия район буйлап рейдларга чыга. Тиешсез урында чүп өеме ясау административ тәртип бозу буларак санала һәм аңа штраф каралган.
Ниһаять, Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башкарма комитеты, үз участокларында чүп-чардан арынып, мондый «чисталык саклаучылар»га карата катгый чаралар кабул итүгә кереште. Хәзер тәртип бозучыларны видеокамера буенча штрафка тарта башладылар.
–Район газетасы, социаль челтәрләр аша да агач ботаклары, корыган үлән, төзелеш материалларын контейнерлар янына ташларга ярамый, дип моңарчы хәбәр итә идек. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару операторы аларны утильләштерерү эшен башкармый. Шуңа да видеокамералар урнаштыра башладык, - ди Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов.
Башкарма комитетның чираттагы административ комиссия утырышында видеокамера нигезендә ачыкланган хокук бозу фактлары каралды. Беренче утырышта дүрт райондашыбызга шул рәвешле штрафлар салынды. Гомуми штрафлар суммасы 8 мең сумны тәшкил итте.
–Алга таба да видеофиксацияләү җиһазларын урнаштыруны дәвам итәчәкбез. Мәйданчыкларда тәртип урнаштыру турыдан-туры шушы урамнарда яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле бит,-ди авыл җирлеге урынбасары.
Рамиль Низамов, стандарт булмаган чүп-чарны чыгару өчен авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген искәртә. Бу эшне тирә-күршеләр белән дә берләшеп эшләргә була,-ди ул.
–Иске Чүпрәле авыл җирлегендә 107 контейнер мәйданчыгы бар. Һәр участокта махсус әрҗәләр урнаштыру мөмкинлегебез юк, әмма мөрәҗәгатьләрне кабул итәбез. Гаризалар нигезендә чүп-чарны полигонга чыгару мөмкинлеге бар. Хәбәрләр 8(84375) 2-27-09 телефоны буенча кабул ителә, - дип өстәде Рамиль Низамов.
Штрафлар күләме
Исегезгә төшерәбез, административ хокук бозулар турында ТР Кодексының 3.6 маддәсе нигезендә хокук бозулар өчен штрафлар каралган:
- – Гражданнар өчен: 2 меңнән 5 мең сумга кадәр.
- -–Вазифаи затлар өчен: 15 меңнән 50 мең сумга кадәр.
- –Юридик затлар өчен: 200 меңнән 1 миллион сумга кадәр.
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 маддәсе буенча түбәндәге штрафлар каралган:
- –Шәхси затлар өчен: 30 мең сумга кадәр.
- –Юридик затлар өчен: 200 мең сумга кадәр.
«Төп максат–җәза бирү түгел, ә яшәгән җирлегебездә тәртип һәм чисталык булдыру»,-ди комиссия җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Нет комментариев