Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Россия почтасы" чүпрәлеләрне Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белдерергә чакыра

    Россиянең барлык почта бүлекчәләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан "Якташлар рәхмәте" Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды.

    Акция кысаларында почталары хезмәткәрләре барлык теләүчеләргә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга, алар адресына котлау открыткалары яки аларны котлап хат җибәрергә тәкъдим итәләр. Моның өчен почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә маркаланган открытка яки бәйрәм тематикалы конверт алырга һәм "исемсез" ветеранны котлап үз теләкләрегезне язарга кирәк. Котлау җибәрүче ветераннарның адресларын һәм фамилияләрен белмәскә дә мөмкин, әмма котлауда белдерелгән рәхмәт сүзләре аларның һәркайсына барып җитәчәк: Россия почталары хезмәткәрләре бар котлауларны 9 майга кадәр президент хатлары белән бергә китерәчәкләр.

    Хәйрия акциясе үткәрү чорында бөтен ил буйлап почта элемтәсе бүлекләрендә ветераннар адресына котлаулар җыю өчен акция логотибы булган махсус почта ящиклары урнаштырылачак. Акцияне үткәрү вакыты - 2014 елның 9 маена кадәр.

    "Якташлар рәхмәте" Бөтенроссия хәйрия акциясе "Россия почтасы" ФГУП тарафыннан өченче ел рәттән үткәрелә. 2012 елда ул Россиянең иң яхшы социаль проектларының берсе дип табылды. Узган ел акциядә почта элемтәсе бүлеге 500 меңләп шундый котлау открыткалары тараткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: