Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләргә шәхси кабинет булдырырга тәкъдим ителә

    Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет 2015 елдан бирле эшләп килә. Аның буенча, өйдән чыкмыйча да, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табып була. Моның өчен интернетка кереп, gosuslugi.ru федераль порталындагы шәхси кабинетка теркәлергә кирәк.

    Ел башыннан шәхси кабинет аша Россия буенча 475 мең кеше пенсия билгеләтү турында гариза язган. Район буенча 2016 елның 9 аенда шәхси кабинеттан пенсия билгеләтү турында 293 чүпрәлеледән гариза кабул ителгән. 153 гаиләдән "Ана капиталы" сертификатыннан бер тапкыр бирелә торган 25 мең сумны алу өчен электрон гариза алынган. Шул ук вакытта 63,3%, ягъни 2221 кеше райондагы пенсия фондының клиентлар кабул итү бүлеге хезмәтенә шәхси кабинеттан узенә уңайлы вакытка чиратка язылган.

    -Дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучыларның барысы да Пенсия фонды сайты эшчәнлеге, анда нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында белеп бетерми. Бөтен төр хезмәтләр һәм сервисларны электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында https://es.pfrf.ru электрон хезмәтләр бүлеге аша табарга мөмкин. Аның уңайлы ягы: порталга кереп, эш бирүченең взнослар күчереп бару-бармавы, ничә ел хезмәт стажы, ничә балл туплануы турында белүдән тыш, пенсия өлкәсендә нинди хокуклары барлыгы, үзгәрешләр белән дә танышып бара ала,-ди райондагы пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов.

    Күпме күләмдә пенсия алачагыбыз барыбызны да кызыксындыра. Аның ничек исәпләнелүен дә беләсе килә. Боларның барысына да шәхси кабинет ачып, җыелган иминият баллыңны, хезмәт хакыңны, эш стажыңны, кайчан пенсиягә чыгасыңны, киләчәктә нинди пенсия көтәчәген исәпләтергә мөмкин.

    Сервиста башка күп төрле хезмәтләрне дә башкарып була. Әйтик, кешенең пенсия буенча тупланма өлеше (накопительная часть) күпме җыелган, кайсы фондта саклана, "Ана капиталы" булса, ул күпме калганын һ.б. белешергә мөмкин. Ташламалы категориягә кергән гражданнар айлык түләнә торган акчаларны (ЕДВ) билгеләтү өчен гариза да калдыра ала. Болардан тыш, сервис кабул итүгә язылырга, документларга заказ бирергә мөмкинлек бирә.

    -Шәхси кабинет белән эшләү киләчәктә мәҗбүри булачак. Шуңа да райондашларыбызга, аннан файдаланырга, теркәлергә тәкъдим итәм. Элек төрле хезмәтләр үзләренә шәхси кабинетлар ачтырып хезмәт күрсәтсәләр, әле ачарга тәкъдим ителгән шәхси кабинет бердәм (единый) һәм бөтен Россия территориясендә кулланышта һәм аның аша барлык дәүләт оешмаларына хезмәтләр алу өчен мөрәҗәгать итеп була. Әйтик, соңгы вакытта бик күп кешеләр машина сатканда, я булмаса алып исәпкә куйганда электрон гариза тапшыралар.

    Шәхси кабинетны кеше үзе дә сайтка кереп, ачарга мөмкин, һәм теркәлү узгач ул Пенсия фондына килеп, раслата. Шул очракта гына кабинет эшләп китәчәк. Әгәр теркәлү вакытында авырлыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса безгә килегез, ярдәм итәбез, элек ачылган кабинетка пароль һәм логиннарын оныткан, я булмаса югалткан булсагыз да әйтегез, ярдәм итәрбез. Болар барысы да түләүсез башкарыла. Шәхси кабинет өчен дә түләргә кирәкми. Сораулар булса, 2-31-33 номеры буенча шалтыратыгыз,-ди Ильмир Измайлов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: