Чүпрәледә алма бакчалары яңара

60 нчы елларда авылларда җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары мул уңыш биргән, диләр. Шунда ук, кәбестә, кишер, суганы да үстерелгән. Әмма еллар үтү белән ул бакчалар хуҗасыз калган, искергән.
Район җитәкчелеге бүген шушы ташландык хәлдә калган алма бакчаларын кабат яңартмакчы. Инде әлеге юнәлештә эш тә башланды.
-Районда бүгенге көндә ташландык хәлдәге алма бакчалары бар. Шуларның берничәсендә яңарту эшләре алып барыла,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтҗанов.
Шундый бакчаларның берсе - Яңа Элмәле авылында. Дөрес, алмалар өлгергән чорда биредә юлаучыларны шактый күрергә була. Еллар дәвамында тәрбия күрмәгән булсалар да, алмагачлар, җимеш бирергә тырыша. Ә җимешләре күпләрне кызыктыра. Быел исә бакчаның киләчәк язмышын хәл итәргә алынучылар табылган.
- Бу бакчаның шаулап үсеп утырган чорлары бар иде, - дип искә ала бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Яңа Элмәле авылында гомер итүче Иван Архипов.
-Алмагачларның шундый хәлгә төшүенә йөрәгем әрни. Куаклар Ленин исемендәге колхоз гөрләгән чорда утыртылган иде. Ул вакытта Виталий Алякин җитәкчелек итте. Агроном булып, башка районнан килгән Юлия Сотникова эшләде. Бүген шушы хәлләрне үзләре күрсә, нишләрләр иде икән, белмим.
Алмагачлар 1956-57 елларда утыртылганнар. Урыны да әйбәт җирдә урнашкан, суы да якын гына. Шуңа да куаклар үсеп китәргә мөмкинлек тә булган. Барлыгы биш гектардан артык мәйданда ел саен шаулап ап-ак чәчәккә күмелгән бакча. Кайчандыр аннан тонналап алма да җыйганнар. Уби авылындагы яшелчә киптерү заводына озатканнар, сату да иткәннәр.
Бакчада барлыгы 28 төрле сорт алмагач бар. Иван Архипов әйтүенчә, иң суык булып килгән 1978 елгы кыш аенда да биредә куаклар туңмый кала. Үзе исә ул биредә лаеклы ялга чыкканчы, 2011 елга кадәр, алма бакчасын карап, саклап тора.
Бүгенге көндә исә алма бакчасын төзекләндерергә Иван Архиповның улы Павел алына. Аңа туганнары: Николай, Алексей, Александр, Петр Архиповлар, шулай ук, гомерләрен авыл тормышыннан башка күз алдына китермәгән Николай Мискинның уллары: Михаил, Петр, Андрей ярдәмгә киләләр.
-Әлбәттә, бердән барысын да эшләп чыгу мөмкин түгел. Әлегә бакчаның тирә-ягын әйләндереп алдык, корыган ботакларны кисәбез. Киләчәктә яңаларын да утыртырбыз. Утырттың да бетте түгел, җимеш агачларын да карап, тәрбияләп торасы бар, кыскасы эш җитәрлек,-ди Павел Архипов.
Павел Архипов тормыш иптәше Татьяна белән өч бала үстерәләр.
"Күмәк көч таулар күчерә", диләр. Киләчәктә авылның алма бакчасы янә шау чәчәкккә күмелеп, район халкына җитәрлек кенә түгел, читләргә "Чүпрәле алмасы" дип сатарлык җимешләре белән куандырыр әле. Бирсен, Ходай!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.4900
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.6500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.73500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56200
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.47700
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.54000
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.32200
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73900
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».61100
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.48000
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.47300
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котладыГомере буе колхозда эшли ул.5300
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә графикҖыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.6100
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.18000
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.17700
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.16200
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә график Җыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.6100
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады Гомере буе колхозда эшли ул.5300
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.4900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика