Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре малларны уңышлы кышлату мәсьәләләре турында сөйләштеләр

    "Ә. Ш. Әбдриев исемендәге Шәйморза авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте базасында үткән семинарда малларны уңышлы кышлату һәм алардан тотрыклы продукция җитештерү турында сөйләштеләр.

    Семинар эшендә хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре һәм агро идарәнең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Башта алар әлеге хуҗалыкның азык цехын карадылар, савым сыерлар асрала торган биналарда булдылар, яшь бозауларны үстерү алымы белән таныштылар. Әйтергә кирәк, әлеге хуҗалык терлекчелек буенча мактанырлык әллә ни зур күрсәткечләргә ирешә алмый. Бүгенге көндә биредә 900 баш чамасы мөгезле эре терлек асрала, шуның 365- ен савым сыерлар тәшкил итә. Бер сыердан тәүлек саен уртача 7 килограмм чамасы сөт җитештерелә. Сәбәп нәрсәдә? Быелгы кышлату чорына шартлы һәр баш мөгезле эре терлеккә 26 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Димәк , алдагы айларда азыкка кытлык булмасын өчен азыкның һәр килограммы исәптә булырга тиеш. Сенаж салу вакытында да технология төгәл үтәлми. Нәтиҗәсе күз алдында- бүген маллар сыйфатсыз азык белән тукланырга мәҗбүр. Аннан соң сөт терлекләрен бракка чыгару очрагы күп, шул ук вакытта көтүне таналар хисабынә тулыландыру һич тә канәгатьләнмеслек оештырылган. Район башлыгы Александр Шадриков хуҗалыкта терлекчелек тармагын җайга салу буенча конкрет эш таләп итте. Семинарда "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасына караган филиалларда да терлекчелек белән эшләүнең начар оештырылуы хакында әйтелде. Алдагы көннәрдә семинарны шушы коллективларда үткәрү планлаштырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: