Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле тармакара технологияләр техникумының икенче буын студентлары Дипломнарга ия булдылар

    Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы актлар залында Дипломнар тапшыру тантанасы узды. Электр-газ белән эретеп ябыштыру, сатучы, ЭВМ операторлары, умартачылар һәм тракторчы-машинист белгечлекләренә белем алу документларын бу көнне 132 кеше алды.

    Әйтергә кирәк, техникум йортын район белем бирү учреждениеләреннән килгән укучылар гына тәмамламый. Бу көнне Диплом алу тантанасында икенче буын студентлары катнашты.

    -Техникумда бүгенге көндә төрле юнәлештә һәм төрле яшьтәгеләргә белем алырга була. Хезмәт урынында югары баскычларга ирешергә, я булмаса башка төр һөнәр үзләштерергә теләүчеләргә уку йорты квалификация, курслар узу мөмкинлеге тәкъдим итә. Безнең ишекләребез һәркем өчен ачык, укырга теләк белдерүчеләргә ярдәм итәргә әзербез. "Мәңге яшә, мәңге укы", дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тормыш тәҗрибәсе җәмәгатьчелек алдында үз кагыйдәләрен куя. Кемгәдер карьера баскычы буенча үсәргә кирәк, кемгәдер башка юнәлештән китәргә һәм башкасы. Иң мөһиме, хыялларыңа тугры калып, аларга ирешергә кирәк,-диде техникум директоры Рамиль Әхмәтов.

    Иң куанычлысы, Диплом алучылар арасында үз мөмкинлекләрен республиканың махсус компентенция үзәкләрендә күрсәтә алган, имтиханнарын шунда уңышлы тапшырган белгечләр дә бар иде. Мисал өчен трактрорчы-машинист белгечлегенә ия булырга теләүче егетләр имтиханнарын Сарманга кадәр барып биргән. Аларга Диплом белән бергә "Worldskills" стандартлары нигезләмәсе белән Сертификатлар тапшырылды.

    Чарада Казан кооператив институты вәкилләре дә катнашты. Диплом алучыларга уку йорты турындагы мәгълүмати бүләкләр тапшырып, чүпрәлеләрне үзләрендә студент буларак күрергә теләүләрен белдерделәр. Аңа өстәп, техникум директоры Рамиль Әхмәтов уку йортының бүгенге көндә Татарстан, Ульяновск, Чувашия өлкәсендәге югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүләрен белдерде. Үткән ел гына шушы юнәлеш буенча, техникум тәмамлаган биш чүпрәлеле укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә алынганнар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: