Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле мәктәпләрендә экологик белем бирү көне узды

    12 май - Россиядә экологик белем бирү көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - халыкка экологияне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату, әлеге өлкәнең кеше тормышына ни дәрәҗәдә зур тәэсир ясавы турында сөйләү.

    15 апрель көнне Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китте. Санитар-экологик икеайлык кысаларында үтә торган иң мөһим чараларның берсе - "Бердәм экология дәресе" акциясе.

    Россиядә экологик белем бирү көне кысаларында районда һәр мәктәптә махсус экология дәресләре оештырылды. Әйтик, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узган ачык дәрестә район ветиринария берләшмәсе җитәкчесе Марс Вәлиев катнашты.

    Дәресне биология укытучысы Резидә Җаббарова алып барды. Дәрес барышында югары сыйныф укучылары Чүпрәле районында тирә-як мохитне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, табигатьнең үз-үзен бервакытта чүпләмәве һәм моңа һәркем өйрәнергә тиешлеге әйтелде.

    Район ветиринария берләшмәсе җитәкчесе Марс Вәлиев экология проблемалары хакында укучылар алдында чыгыш ясады, соңыннан мәктәпкә истәлеккә җир макеты-глобус бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: