Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Европаның иң зур авылы Урта Әләзәнгә сәфәр кылды

Район делегациясе биредә эшмәкәрләрнең эшләү серләре белән танышты, тәҗрибә туплады.

Район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге бертөркем эшмәкәрләр делегациясе янә тәҗрибә уртаклашу максатыннан эшлекле сәфәр кылды. Бу юлы чүпрәлеләр  Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында булды. Моңарчы район делегаөиясе Ульяновск, Мордовия, Чувашия, Удмуртия төбәкләрендә булып кайткан иде.

Пенза өлкәсенең Городище районына караган  Урта Әләзән авылы Европада иң зур татар авылларының берсе булып санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 10 меңгә якын  кеше яши.

Әлеге авыл үзенең туган җирен яратып, шунда гомерләрен багышлаган кешеләре белән дә бай. Алар бер кемнән, бер җирдән бер нәрсә көтми тормыш итәргә өйрәнгәннәр. Авыл халкының бер өлеше зур йөк машиналары белән Пенза өлкәсендә, Мәскәүдә һәм башка чит төбәкләрдә товар ташый.  Халыкның икенче бер өлеше исә авылда үз эшен башлап көн итә. Кемдер ит өчен терлек асрый,  200шәр ат тотучы фермерлар да бар. Әләзәндә казылык һәм ит ризыклары җитештерү дә бик алга киткән. Әйтик, Бибарсовлар  – Урта Әләзән авылында иң зур җитештерүчеләрнең берсе булып санала. Моннан тыш,  коры катнашмалар җитештерү заводы,  эре мөгезле терлекләрне һәм атларны үстерү һәм симертү буенча тулы бер комплекс  эшчәнлеге җәелдерелгән, сортировка һәм комплектлаштыру  цехлары эшләп тора.

Район делегациясе аларның һәркайсында булып, эшләү серләре белән танышты, тәҗрибә туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев