Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә дүртенче тапкыр “Троица көйләре” фестивале үтте

    “Троица көйләре” фестивале: безне дини бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр һәм традицияләр берләштерә

    Традиция буенча быел да Сергий  Радонежский гыйбадәтханәсе территориясендә "Троица көйләре" фестивале узды. Быел бәйрәм  дүртенче тапкыр үтте.

    Бу искиткеч мәхәббәт һәм игелек  бәйрәме бөтен кешелекнең  бердәмлеге турында искә төшерә. Безне дини бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр һәм традицияләр берләштерә. Күңелләребезне рухи яктан  ныгыта, киләчәккә өмет уяна.

    Наталия Клементьева

    Бәйрәмнең мәгънәсе нидә соң? Бу сорау белән мин Сергий Радонежский гыйбадәтханәсе  Павел атакайга  мөрәҗәгать иттем.

    - Изге Троица  Пасхадан соң илленче көнне билгеләп үтелә, шуңа күрә бу бәйрәм, башкача, халык телендә  “Илленче” дип тә  атала. Троица бәйрәме Тәңрене өч халәттә - Ата, Ул һәм кешеләр җанын яктырту өчен Тәңре тарафыннан иңдерелгән Изге Рух халәтләрендә мактау. Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне күңелләрне яңартуны гәүдәләндергән яшеллек, гадәттә, каен ботаклары, чәчәк бәйләмнәре  белән бизәү гадәтләнгән. Изге Троица - халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе,- дип аңлатты Павел атакай.

    Әйтергә кирәк, бәйрәмдә бу көнне Ульяновск, Чувашия, Татарстаннан  иң яхшы коллективлар осталыкларын күрсәтте, җырларын бүләк итте. Районыбыздан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева  җитәкчелегендәге "Родничок" чуваш  балалар фольклор ансамбле  коллективы, Яңа Элмәледән “Калинушка”, “Хелхем” ансамбльләре, һәрвакыттагыча, бәйрәмгә ямь өстәделәр.

    Гыйбатханә тирәсе буйлап агылган көйләр   һәр кешенең йөрәгенә  җылылыгы, ихласлыгы белән үтеп керде.  Татармы син, яки чуваш, урысмы-мөһим түгел.  Төрле милләт халыкларын берләштереп, бер мәйданга җыйган фестивальнең асылы да шунда. Күпмилләтле  районыбызда  без дус халык булып яшибез, бәйрәмнәрне дә бергәләшеп үткәрәбез. Моны һәм барыбызның да бер Адәм балалары, һәркем өчен Аллаһның берлеген раслап алгы рәтләрдә Павел атакай янәшәсендә район мөхтәсибе Данир хәзрәт утырды. Фестивальгә килүче райондашларыбыз да халыкларыбыз дуслыгы турында үз фикерләрен җиткерде.

    Дилүзә һәм Әсәт Аббазовлар:

    -Без һәр елны әлеге фестивальне көтеп алабыз. Төрле милләт халыкларының җырларын  яратып тыңлыйбыз. Бүген дә шушы максаттан, күңелебезгә рухи азык алырга дип килдек.

    Любовь Трофимова:

    Көне дә бик матур бүген. Башланганнан алып, һәр ел саен карыйм бу фестивальне. Анда башкарылган көйләр тарихыбызны яңарта. Шундый җырлар яңгырый ки – күңелләргә үтеп кереп, сискәндерә, хәтта.

     Үзенең чыгышында район  башлыгы Марат Гафаров та  фестивальнең  игелек, шәфкатьлелек һәм бердәмлекне  гәүдәләндерә торган бәйрәм булуын билгеләп  үтте.

    -Бүгенге бәйрәм - ул халыкны берләштергән, якынайткан күңел ачу бәйрәме. Ул йолаларны саклап кына калмыйча, яшь буында кече ватанга карата мәхәббәт тә тәрбияли. Бәйрәмнең гыйбадәтханә территориясендә узуы да тикмәгә түгел: биредә җанга рухи азык аласың, күңелләрне илаһи бер рәхәтлек били. Елдан-ел  фестивальнең киңрәк  масшабта, матуррак үтүе өчен тырышлык куела. Киләчәктә тагын да күбрәк коллективлар катнашыр дигән өметтә калабыз,-диде Марат Ринат улы.

    Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны районның районның православие һәм мөселман дине вәкилләре дә котлады.

    Бәйрәм итүнең үз йолалары да бар - бәйрәм көнне кызлар таҗ үрәләр. Кунакларны өч төрле ярмадан пешерелгән ботка, йомырка тәбәсе һәм куас белән сыйлыйлар.

    Борынгы заманнардан бирле халкыбыз  үзләренең кул эшләре белән дан тоткан. "Троица көйләре" фестивалендә дә кул эшләре күргәзмәсе, мастер-класслар  тәкъдим ителде.  Галина Захарова кызыл балчыктан эшләнгән эшләнмәләрен  күрсәтте.  Ираида Шушкова келәм бәйләү серләренә өйрәтте. Фәнил Яфизов, Илдус Рәимов  агач эшләнмәләре  белән гаҗәпләндерделәр. Чуаш Бизнәсеннән Марина Шучук тозлы камырдан төрле әйберләр ясау мөмкинлеге турында сөйләде.

    Кыскасы, фестиваль һәр катнашучыда якты һәм гаҗәеп хисләр калдырды. Кунаклар ел саен әлеге фестивальгә килүләренә, төрле буын, төрле милләт кешеләре белән очрашуларына шат булуларын билгеләп үттеләр.

    ФОТОЛЕНТА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: