Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә көн саен 80 тоннадан артык сөт сатыла

    Җәйләү сөтне арттыра 


    Бүген районыбыз сыер савучыларының уртак тырышлыгы белән көн саен 80 тоннадан артык сөт сатыла. Һәр сыердан уртача 17,4 килограмм сөт җитештереп республика буенча Чүпрәле терлекчеләре 12 нче баскычны били. Татарстанда уртача бер сыердан савылган сөт 16,9 килограммны тәшкил итә. 
    -Малларны болында йөртүнең әһәмиятен яхшы аңлыйбыз. Шуңа без җәйге муллыктан елның-елында нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырышабыз. Терлекчеләребез һәм белгечләр беренче мөмкинлекләр булу белән сыерларны җәйләүгә күчерделәр, нәтиҗәсе дә күз алдында, -ди агроидарәнең терлекчелек буенча баш белгече Айваз Абязов. Саннар да терлекчеләрнең фидакарь эшләре турында сөйли. Агымдагы елның биш айлык күрсәткечләре буенча бүген төрле милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 14943 баш мөгезле эре терлек асрала. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 164 башка артыграк. Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте (53 баш), П.В. Дементьев исемендәге агрофирма (66 баш) һәм фермер хуҗалыклары (68 баш) малларның баш санын арттырдылар. Шул ук вакытта “Эталон – Агро” хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрнең 26 башка кимүенә юл куйдылар. Биш айда район сыер савучылары 10457 тонна, ягъни узган елгы күрсәткечкә караганда 482 тонна артыграк сөт саудылар.Һәр сыердан уртача 2244 килограмм югары сыйфатлы продукция җитештерелде. Аеруча “Цильна” хуҗалыгы терлекчеләре зур үсешкә иреште. Биредә үткән ел белән чагыштырганда 550 тонна сөт артыграк саудылар. “Эталон – Агро” һәм фермер хуҗалыкларында да сөт җитештерү алты процентка артыграк булды. Симертүгә куелган терлекләрне үстерү буенча да уңай күрсәткечләр бар. Район буенча мөгезле эре терлекләрдән тәүлек саен уртача 733 грамм артым алынды һәм биш айда барлыгы 798 тонна ит җитештерелде. “Июнь һәм июль айлары терлекчелек тармагы өчен иң кулай чор. Эшне дөрес оештырганда аз чыгымнар тотып күп продукция җитештереп була. Моның өчен һәр сыерга кимендә 50 – 70 килограмм исәбеннән күпьеллык үлән ашатуны оештырырга һәм иртәнге савымга 2 – 3 сәгать кала көтүне чыгарып ашатып кертергә кирәк. Хәзерге вакытта хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә бердәм кереште. Яфраказык, бозау печәне һәм төрле дару үләннәре яшь үрчемне исән – имин үстерергә түләүсез өстәмә каротин һәм витамин булачак. Алдагы кышлатуны уңышлы чыгу өчен безгә һәр баш терлеккә уртача 33 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелды. Шушы максатта 8222 тонна печән киптерергә, 42282 тонна сенаж һәм 49329 тонна силос салырга туры киләчәк. Күпьеллык үләннәр басуы 8332 гектарны тәшкил итә. Аның 7,5 мең гектарын печәнгә һәм сенажга алачакбыз. Бу эшне кимендә ике атна эчендә башкарып чыгу таләп ителә. Печәнне яхшы сыйфатлы әзерләү өчен һава торышы уңай күренә. Ике мең гектардан артык мәйданда үләннәр чабылды да инде. 1000 тоннага якын печән әзерләнде һәм 1526 тонна сенаж салынды”, - ди агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов. 

    Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте сыер савучылары бүген тәүлек саен һәр сыердан уртача 27 килограмм сөт савалар. Уңган терлекчеләр арасында ярыш киң җәелдерелгән. Агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре буенча үз группасындагы 35 сыердан тулаем 153 тонна сөт савып, Гөлүсә Юсупова (рәсемдә) алдынгы урынга чыккан. Бүгенге көндә дә ул һәр сыерыннан тәүлек саен 30 килограммга якын сөт сава. Миләүшә Бикбаева, Миләүшә Хисмәтуллина, Алсу Хәйбуллова, Нурзидә Сөләйманова һәм Зөлфия Җәббарова да ярыш алдынгысыннан аз гына калышалар. Гомумән алганда, әлеге хуҗалык терлекчеләре ел әйләнәсендә бердәй киеренкелек белән эшлиләр. Хуҗалыкның икътисадый тотрыклылыгы да нәкъ менә алар хезмәтеннән тора. Хезмәтләрендәге уңыш серләре белән кызыксындым алардан. “Авыл җирендә терлек асрмаган кеше юктыр да инде. Шуңа күрә мал-туар карау серләренә балачактан ук өйрәнеп үстек. Күбебез фермага беренче тапкыр кеп - кечкенә чакта ук олыларга ияреп килгән иде. Терлекләрне карау гына түгел, аларны аң-лый да белү авыл кешеләренә ана сөте белән керәдер, мөгаен. Малкай нинди генә чыгымчылый торган булмасын, без аның җаена төшә беләбез, шуңа күрә сыер да сөтен жәлләми бирә”, - диделәр алар. Күренеп тора, һөнәри осталыкка да биредә бергәләшеп, киңәшләшеп ирешәләр.

    Җәй - күп сөт чоры. Шуңа да сыер савучылар коллективы аннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. “Хәзер сыерларны махсус аппаратлар ярдәмендә саусак та, аларның һәркайсының сөтне тамчысына кадәр биреп бетерүенә зур игътибар бирергә кирәк. Тамчылардан күл җыела диләр ич”, - дип өстәп куйды ярыш алдынгысы Гөлүсә Юсупова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: