Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Городищелылар «Авыл көне»н бәйрәм итте

    Городище авылы  халкы өчен Качмануда  (Крещение) «Авыл көне»н бәйрәм итү традициягә әйләнде. 

    Быел әлеге бәйрәм җиденче тапкыр билгеләп үтелде. Авыл халкын бәйрәм белән котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров килде.

    –«Авыл көне» безнең өчен зур бәйрәм – күңел  һәм иман бәйрәме. Бу безгә гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калырга ярдәм итә.  Городище – бай тарихлы авыл. Биредә хезмәт сөючән һәм тырыш  халык яши,- дип билгеләп үтте район башыгы.

    Марат Гафаров  Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Чабаксар шәһәренең «Тус» төзелеш компаниясе генераль директоры Николай Угасловка  авылны үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт  белдерде.

    Авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов та кече Ватанын матди һәм рухи яктан торгызуда ярдәм иткән авылдашларына рәхмәт хатлары тапшырды. Мәдәният йорты сәхнәсендә бу көнне Алтын һәм Көмеш туйларын билгеләп үтүче гаиләләр дә хөрмәтләнде.

    Концерт программасын «Хелхем» фольклор ансамбле һәм Городище мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән иде. Чабаксар шәһәреннән килгән артистлар да милли җыр-биюләр бүләк итте.  Авыл көне спорт ярышлары, уен-көлке, төрле күңел ачулар белән  үтте.

    Крещение турында

    Качману – бөек бәйрәм, яңа календарь буенча 19 январьда, иске стиль буенча 6 январьда бәйрәм ителә. Качмануга хәтле Христос туган көнгә бәйрәм һәм Нардуган көннәре була. Качману көнен икенче төрле Белем бирү көне һәм Җактылык көне дип тә йөртәләр – аның алдыннан (кичке келәүдә) борынгыдан ук калган буенча чумылдыру йоласы үтәлә.

    Качману суы турында

    Православ чиркәвендә изге су бөек изгелек дип карала. Христианнар борынгы заманнардан ук изге суны олылаганнар.

    Суның изге булуы шунда күренә: ул озак вакыт бозылмыйча саф килеш саклана. IV гасырда ук изге Иоанн Златоуст болай ди: «Христос чумылган һәм суны аруландырган; һәм шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Һәм су вакыт узу белән, хәтта ике, өч ел торса да бозылмый».

    Православ чиркәве дә, халык та бу суны изге дип саный һәм аны изге әйбер буларак ач килеш кулланырга тырышалар. Бу изге суны Чиркәү храмнарны һәм йорт-җирләрне аруландырганда, явыз көчләрне куганда, сырхауларны савыктырганда кулланалар.

    ФОТОЛЕНТА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: