Чүпрәледә "Ел тәрбиячесе–2020" ачыкланды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Ел тәрбиячесе–2020" ачыкланды

Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде.

1 номерлы Иске Чүпрәле  «Кояшкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе2020» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды.  Анда районның 5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе катнашты.

Тәрбиячеләргә ике конкурс сынавы: балалар белән педагогик чара, иҗади презентация узарга туры килде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1нче урынга – О.А.Серафимова, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе; 2 урын – Э.А.Санатуллова, 2нче номерлы Иске Чүпрәле «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе; 3нче урын – С.Р.Сәлимҗанова, 1 номерлы  Иске Чүпрәле  «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе лаек булды.

1нче һәм 2нче урыннарны алган тәрбиячеләр конкурсның зона этабында катнашачак. Аларга уңышлар телибез.


Нет комментариев