Чүпрәле пенсионерлары ничек яши?
Көн вакыйгасы

Чүпрәле пенсионерлары ничек яши?

Районыбызда яшәүчеләрнең өчтән берен бүген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Аларның күбесе һөнәри һәм иҗади осталыкка ия булган, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган пенсионерлар армиясенә керә.

Лаеклы ялга чыккач та үзләренең актив яшәешләре белән үрнәк пенсионерлар байтак. Аларның ялларын, әледән – әле аралашып яшәүләрен оештыруны башлап йөрүче Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимовны үзен дә һәрчак өлкәннәр арасында күрәсең, әле ул пенсионерларга кагылышлы эшләр белән шөгыльләнә, аларның спорт ярышларында, конкурсларда, компьютерга өйрәнү курсларында катнашуын оештыра, җирлек башлыклары, кирәк икән район һәм оешма җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, проблемаларны хәл итә. Бөтен чараларны да ул алдан билгеләнгән план нигезендә үткәрә.

-Дамир Дәүләтшинович, агымдагы елның яртысы артта калды. Хәзер Сез җитәкләгән бүлекчәнең кайбер эшләренә нәтиҗә ясарга да мөмкин. Район пенсионерлары ничек яши, аларның бүгенге тормышы, яшәү ихтыяҗы, гомумән өлкән яшьтәгеләрнең тормыш – көнкүрешләре турында сөйләшик әле?

- Башлап шуны әйтим, пенсионерларның активлыгы, тормышны сөюләре, ару-талуны белмәүләре кешеләр белән аралашудан хозурланырга һәм шуннан канәгатьлек алырга омтылулары минем үземә дә тик утырырга урын калдырмый. Алар арасында булудан күпмедер дәрәҗәдә рәхәтлек хисләре алам. Дөресен әйткәндә, бездәге пенсионерларның тормыш – көнкүрешен, яшәү рәвешен тиешле дәрәҗәдә дип булмый әле. Социаль гаделле һәм хәл ителмәгән проблемалар бик күп. Сүз муниципалитет дәрәҗәсендә генә түгел, гомумән, ил буенча да алар бихисап. Дөрес, соңгы дистә ел дәвамында пенсионерларның, бигрәк тә сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, матди яктан тәэмин итү өчен хөкүмәт тарафыннан күп төрле программалар эшләнде һәм аларга нигезләнеп чаралар да күрелә. Минем карашка, иң мөһиме, бу рәвешле кайгырту даими булырга һәм бөтен җәмгыять тарафыннан күрсәтелергә тиеш. Бүгенге көндә пенсиягә чыгу яшен арттыру турында бәхәсләр куера. Хөкүмәт моңа да дөрес чишелеш тапсын иде, күп очракта халык авазына колак салырга кирәктер. Икенчедән,  хәзерге буын яшьләре дә өлкәннәргә карата ихлас мөнәсәбәттә, игътибарлы карашта булсын диясем килә. Югыйсә, картлар йортларында тәрбияләнүче, үз балалары булып та үзләрен ялгыз санаучы өлкәннәр булыр идеме?! Шуңа күрә, без дә үз эшчәнлегебезнең бер тармагы итеп шундый социаль кыен хәлдә калган пенсионерларны барлауга юнәлтәбез һәм моңа юл куймаска тырышабыз. Авылларда булганда җирлек башлыклары белән очрашу вакытында да сүзне шуннан башлыйбыз. Тормыш ыгы – зыгысы, беркайчан да бетми торган мәшәкатьләр һәм проблемаларга карамастан да өлкәннәребезнең күпчелеге үз тормышларындагы бушлыкны файдалы шөгыль белән тулыландырырга тырыша. Безнең районда сигез меңгә якын пенсионер исәпләнә. Шуны да әйтим, хәзер 55 - 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыгучылар моннан 30 – 40 ел элеккеге пенсионерлардан шактый аерылып торалар. Аларда энергия дә җитәрлек, йөз- кыяфәт тә әйбәт сакланган. Моны, бәлки, тормыш шартларының яхшыра баруы һәм йорт мәшәкатьләренең беркадәр кимүе белән аңлатырга кирәктер. Сер түгел, хәзер сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәр дә күп. Менә ун елга якын инде утызлап пенсионер атнага бер мәртәбә “Акчарлак” йөзү бассейнына йөри, тренажер залында күнегүләр үткәрә. Бер төркем чаңгычыларыбыз район, зона һәм республика ярышларында катнаша. Җәйге ярышларда, спартакиадаларда катнашу өчен җиңел атлетика белән шөгыльләнүче бик яхшы командабыз бар. Район күләмендә уздырылган волейбол ярышларында призлы урыннар яулыйбыз. Шашка – шахмат буенча Шамилә Федорова белән Николай Романовны республикада таныйлар. Алар берничә мәртәбә зона ярышларында беренче урынны яулап республикада Чүпрәле данын якладылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Кыш айларында чаңгы базасында ял итүне практикага керттек. Утыздан артык пенсионер чаңгыга баса, соңыннан кайнар чәй эчеп урман һавасы сулап рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Юбилейларны да шулай спорт базасында файдалы үткәрергә тырышабыз. Пенсионерларыбыз “Балкыш” дип аталган республика фестивальләрендә дә үз осталыкларын күрсәтә, дипломнар яулый.

 –Сезнең бүлекчәнең эшчәнлеген, гадәттә күпкырлы дип тә атыйлар. Моны ничек аңларга мөмкин?

–Әйе, бүлекчә эшчәнлегенә килгәндә, өч авыл җирлегендә безнең башлангыч оешма эшләп килә. Әлбәттә, аларның күберәк булуына ирешәсе иде. Моның өчен һәр авылда актив, энергияле һәм тик торырга яратмаган кешеләрне табып оешмалар булдырырга кирәк. Агымдагы елның беренче яртысында һәр квартал саен гомуми җыелыш һәм өч утырыш уздырдык. Безнең бүлекчәдә 36 һәм 72 сәгатьлек программа буенча компьютерга өйрәтү курслары, “Хокукый белем нигезләре”, “Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре” һәм “Туган як тарихын өйрәнү” кебек түгәрәкләр эшли. Утырышларда аларның нәтиҗәлелеген тагын күтәрү һәм халыкны күберәк җәлеп итү буенча яңа алымнар эзлибез, фикер алышабыз. Пенсионерлар союзы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү өчен махсус программа буенча зур эш алып барды. Тыл ветераннарын, яшүсмер еллары кырыс чорга туры килгән һәм илнең социаль- икътисадый потенциалын күтәргән сугыш чоры балаларын, тормышның бай тәҗрибәсенә ия булган һәм әле яңа гына лаеклы ялга чыккан кешеләрне, өлкән буын тәҗрибәсен үзләренә кабул итеп матур традицияләрне һәм әхлакый кыйммәтләрне саклап буыннар чылбырын дәвам итүче яшьләрне берләштерү буенча да шактый эшләр башкарыла.

–Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районы бүлекчәсе республикада алдынгылар сафында йөри, дипломнар белән бүләкләнә. Шул хакта да аңлатма бирсәгез иде?

-Актив пенсионерларыбызга рәхмәт. Әйткәнемчә, бүгенге өлкәннәр сериаллар карый торган кешеләр генә түгел, аларның ихтыяҗларын дөрес аңларга кирәк. Алар яшәү процессында, районның иҗтимагый тормышында да актив катнашалар. Шуңа күрә безнең алда өлкәннәр белән эшләү сыйфатын яхшырта бару һәм заманча яңа алымнар куллану бурычы тора. Минем урынбасарым Иршат Закиров, бүлекчә членнары Мансур Хәйруллин, Роза Нәсыйбуллина, Зоя Кузнецова, Петр Гордеев һәм безнең белән даими эш алып баручы Җәүдәт Мөдәрисов, Галина Матросова, Шәүкәт Алимовка бик рәхмәтлемен. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин, әмма монда аларның барысын да әйтеп бетереп булмый. Өлкәннәр арасында актив тормыш белән яшәүчеләр арта бара икән, димәк биредә безнең дә саллы гына өлешебез бар. Дөрес, 2015 елдан башлап еллык нәтиҗәләр буенча призлы урыннар алып киләбез. 2017 елдагы күрсәткечләребез өчен безне туристик путевкалар белән бүләкләделәр. Июль һәм август айларында Рәсәй шәһәрләренә барып кайтырга планлаштырабыз, сентябрьдә Сочины күреп кайтып булмасмы, дип торабыз.

-Район пенсионерлары арасында Рәсәй күләмендәге конкурсларда катнашып җиңү яулаучылар бар. Шулар хакында да әйтеп үтсәгез иде?

-Әйе, Роза Нәсыйбуллина “Рәхмәт интернетка - 2017” дип аталган өченче Бөтенроссия конкурсында катнашып өченче урынны яулады. Аның беренчесендә минем урынбасарым Иршат Закиров катнашып призга лаек булган иде, икенчесендә – Фирдәүсә Яфизова беренче урынны алды. Әлеге конкурслар Россия федерациясе күләмендә уздырыла. Ел саен йөзгә якын регионнан өч меңнән артык кеше катнаша. Быел да үз көчен сынап карарга теләүче пенсионерларыбыз бар. Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телим! Татарстан Республикасы күләмендә үткәрелгән “Ел хатын – кызы – 2018” бәйгесендә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шамилә Федорова лауреат исеменә ия булды. Бөтен уңышларыбызның нигезендә район җитәкчелегенең зур ярдәме ята. Бигрәк тә район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров бөтен яклап ярдәм итәргә тырыша, рәхмәт аларга.    

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт Дамир Дәүләтшинович, өлкәннәр тормышы белән бәйле игелекле эшегездә тагын да зуррак уңышлар яулавыгызны телибез, үзегезгә һәм гаиләгезгә нык исәнлек, бәхет телибез!

 

 


Нет комментариев