Туган Як
  • Рус Тат
  • Чиратлар артта калды

    ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләренә ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Әлеге ведомство офисларына һәр көнне берничә дистәләгән кеше мөрәҗәгать итә.

    Кагыйдә буларак, "тере чират" тәртибендә дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге көннең беренче яртысына туры килә. Күпләр, электәгечә үк, күпме иртәрәк килеп чират алабыз, шуның кадәр тизрәк эшебезне тәмамлыйбыз дип уйлауларын дәвам итәләр.

    Әмма хәзер, электәгедән аермалы буларак, чират алырга ашыгырга кирәкми. Хәзерге вакытта Росреестр идарәсенә килешүләрне дәүләт теркәвенә булсынмы, ЕГРПдан мәгълүмат алырга кирәк булсынмы, көннең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итәргә мөмкин, биредә хәтта шимбә көнне дә кабул итәләр. Белгеч кабул итүенә телефон аша да язылырга мөмкин. Шулай ук, интернет аша да язылырга була. Үткән елның март аеннан башлап интернет аша идарәнең теләсә кайсы территориаль органына язылып кую мөмкинлеге булдырылган. Димәк, һәркем өеннән чыкмыйча яки эшеннән бүленмичә генә үзе өчен уңайлы вакытны сайлап белгечкә алдан язылып куелу мөмкинлегенә ия.

    -Моның өчен www.rosreestr.org сылтамасы белән идарәнең рәсми интернет-сайтын ачып, "Предварительная запись" бүлегенә керергә кирәк. Аннан соң биредә мөрәҗәгать итүче үзенең максатын, идарәнең документларны тапшырасы яисә аласы структур подразделениесен, шулай ук, кабул итү вакытын билгеләргә тиеш булачак. Әгәр кирәкле булган мәгълүмат дөрес тутырылган икән, кабул итүгә язманы раслау өчен система тарафыннан талонны принтер аша чыгарырга тәкъдим ителә. Талонны принтер аша чыгарып тормаска да мөмкин, чөнки администраторда интернет аша язылучыларның исемлеге була,- ди бу уңайдан, аңлатма биреп Росреестр идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге начальнигы Радмил Абязов.

    Ә инде ниндидер сәбәпләр аркасында алдан кабул итүгә языла алмаганнар, документларын тапшыру өчен иртән оешмага килеп, көннең икенче яртысына языла алалар. Бу очракта да үзеңнең чиратыңны көтеп көне буе утырасы түгел. Билгеләнгән вакытка киләсе һәм документларыңны тапшырасы яисә аласы гына кала. ЕГРПдан мәгълүматны да һәркем электрон төрдә ала ала. Әлеге мәгълүматны заказ биреп Росреестрның www.rosreestr.ru порталы аша алырга мөмкин. Шулай итеп, соңгы елларда әлеге ведомствога кертелгән үзгәрешләр ярдәмендә кешеләрнең вакытларын күпкә экономияләргә мөмкинлек тудырылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: