Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә Чүпрәледә "Кайнар линия" телефоннары эшләячәк

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне үтә.

Быел ул "Безнең телефон хокукларыбыз. Кәрәзле телефон кулланучыларга гадел хөкем" девизы астында узачак. Дөньяда кәрәзле телефон кулланучылар җиде миллиардка җиткән. Шуңа да, беренче чиратта, кәрәзле телефон хезмәте күрсәтү өлкәсендә төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Әлеге уңайдан, хөрмәтле райондашлар, сез 11 мартта 9.00-10.00 сәгатькә кадәр "Универмаг" кибетенең икенче катында (мини-базар) кулланучылар хокукын яклау буенча консультациягә килә аласыз. Шулай ук, 14 мартта 2-22-91, 2-30-81-"Кайнар линия" телефоннары эшләячәк.

Кулланучылар хокукын яклау көне кысаларында 8 мартта-"Кышны озату" бәйрәмендә район кулланучылар җәмгыяте продукциясеннән күргәзмә-сату оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне