«Бикчуров Р. А» крестьян-фермер хуҗалыгы язгы чәчүгә әзерләнә
Машина-трактор паркында кызу эш вакыты.
Хуҗалык җитәкчесе Равил Бикчуров һәм белгечләр язгы чәчүгә әзерләнәсе техниканы ремонтлауда тоткарлыклар булмасын өчен кирәкле булган запас частьләрне табу хәстәрен күрәләр һәм механизатоларга, слесарьларга үзләренең киңәшләрен бирәләр.
-Язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм тиз арада башкарып чыгу өчен машина-тракторларның һәм чәчкечләрнең төзек булуы шарт. Көзге кыр эшләре тәмамлану белән үк Мөстәким Сафинны, Илгизәр Бохариевны, Гомәр Хәмидуллинны, эретеп ябыштыручы Фатих Сөләймановны һ.б. берләштергән ремонт бригадасы оештырган идек. Элек елларда хуҗалыкта хезмәт куйган, алдынгы механизатор Җәмил Азмуханов исә яшьләргә юл күрсәтеп, үз киңәшләрен биреп тора. Бүген инде хуҗалыкта барлык техника да старт сызыгына бастырылды, -ди Равил Бикчуров.
Фермер хуҗалыгы җитәкчесе әйтүенчә, җитәрлек ягулык-майлау материаллары да, ашламалар да кайтарылган, чәчүлек орлыклар, техника да язгы кыр эшләренә әзер.
Үткән ел машина-трактор паркы 30 миллион сумлык яңа техника белән тулыланган. Быел исә 16 миллион сумлык яңа техника сатып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев